ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

14 октябрь көнне, ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, Ямбулат авылы китапханәчесе Гөлия Шәкүрова да "Үз агачыңны утырт" акциясенә кушылды.

Әлеге акциядә һәркем актив катнашырга тырыша. Шәтке мәдәният хезмәткәрләре дә  мәдәният йорты территориясенә үз агачларын утырттылар.


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Мәктәп библиотекасы һәрвакыт үзенең укучыларын көтеп ала. Быел 1 сыйныф укучылары җитәкчеләре А.Х.Хазиева белән мәктәп библиотекасына экскурсия ясадылар. Беренчеләр библиотекада кызыклы китаплар белән таныштылар.

Бу максаттан Шармыш авыл китапханәсе үз укучыларына «Здесь край моих отцов и дедов» күргәзмәсен тәкъдим итте, анда туган як тарихында истәлекле көннәр календаре, шулай ук ​​бу темага төрле әдәбият, туган төбәк  яңалыклары яктыртылды.  

28 октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Китапханәче сугыш елларында әтиләре һәм сугышчы абыйларының янәшәсендә булган пионерлар - Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләде. Балалар игътибарына сугыш чоры балалары турында слайд-презентация тәкъдим ителде.

23 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә яшьләр белән "Терроризмга каршы бергәләп" дигән әңгәмә уткәрелде.
Максат: Яшьләребез арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек, патриотик хис тәрбияләү; үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү.


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Ләкин урамда болытлы һава дип һич кенә күңелсезләнеп утырырга ярамый! Бүген, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, бик күңелле һәм истә калырлык- “Алтын көз"бәйрәме үткәрелде. Төп максат- көзге бәйрәм белән таныштыру, туган як табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икәнен, һәр ел фасылының үз матурлыгы өчен яратырга өйрәтүне балаларга мавыктыргыч уеннар, җыр һәм биюләр аркылы җиткерү иде.

15 октябрьдә ру шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 206 ел тула. Айдар авыл китапханәчесе «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көннәре» дип аталган VIII төбәкара акциясенә кушылып  «Не угаснет свет его стихов... " дип исемләнгән кычкырып уку һәм әңгәмә үткәрде. Китапханәче А.Фаляхова укучыларны бөек классик шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Михаил Юрьевичның «Парус», «Выхожу один я на дорогу», «Смерть поэта», «Молитва», «Бородино», «Осень» һәм башка танылган һәм яраткан шигырьләрен укыдылар. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.            Михаил Юрьевич 27 ел гына яшәсә дә, ул бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләр яза алган. Барлыгы  400 шигырь, 7 повесть һәм 5 драма язган. Бу әсәрләрнең күбесендә шагыйрьнең драматик язмышы чагылыш тапкан.

Халык санын алу 1 октябрьдән башланды. Исәпкә алучылар электрон исәпкә алу кәгазьләрен тутырачак, кәгазьләр экстремаль һава торышы һәм электрон техника өчен резерв сыйфатында гына калачак. Планшетлар 30 градуска да түзәргә тиеш. Җайланмаларда шулай ук сан алучы маршруты белән цифрлы карталар да күрсәтелгән. Планшетлардан файдалану мәгълүматларны электрон исәпкә алу кәгазьләренә 1,5 – 2 тапкыр тизрәк кертергә мөмкинлек бирә. Халык санын алу вакытында исәпкә алучыда «Бөтенроссия халык санын алу 2020 " дигән ак язулы кызыл-зәңгәр төстәге бренд шарфы һәм яктылык кайтаргыч полосалар һәм халык санын алу логотибы булган зәңгәр жилет булачак. Исәпкә алучы үзе белән күкрәк таныклыгы, күкрәк билгесе һәм паспорт булачак. Зур портфель урынына хәзер исәпкә алучының юка пөхтә сумкасы булачак , анда планшет, югары сыешлы запас аккумулятор һәм ручка салынган берничә бит урнаштырыла.

Ул балалар бакчасының тәрбиячесе Гөлназ Мингазова белән берлектә “Балаларга иң яхшы бүләк - китаплар” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар,​ шигырьләр, әкиятләр тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр. Чара ахырында кызыклы уеннар уйнап күңел ачтылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International