ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Иске  Җөри авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  балаларның ялын  күңелле итеп үткәрү максатыннан “Сабантуйлы балачак” дип исемләнгән  балалар сабантуе үткәрде. Бәйрәмдә төрле ярышлар, уеннар оештырылды:  чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, ат чабышы, аркан тартыш һәм башкалар. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Китап, чәчәкләр, дуслар, елмаюлар, яктылык бәйрәме! Яңа уку елына старт бирү өчен Шармыш мәктәбе ишекләре яңадан ачылды. Бәйрәм атмосферасы бөтен нәрсәдә дә сизелде: мәктәпне бизәүдә, укытучыларны һәм укучыларны шатлыклы-тыйнак сәламләүдә, өлкән сыйныф укучыларының дустанә кулъязмасында.

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр бакчага баручы бала да,  әти-әниләр дә. Безнең Шәтке балалар бакчасының балалары да  шатланышып, кулларына матур чәчәк бәйләмнәре тотып узләренең яраткан тәрбиячеләрен бәйрәм белән котларга килделәр.  Барлык  укытучыларны,  укучыларны,тәрбиячеләрне  Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм изге максатларыгызның тормышка ашуын телибез.

1  сентябрь  көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Белем көненә багышланган күркәм чара уздырылды. Бәйрәмгә укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар, кунаклар килгән иде. Белем бәйрәмен мәктәп директоры Марат Мухаррамович Сөнгатуллин  ачып җибәрде. Марат Мухаррамович яңа уку елы   белән котлады, узган уку елындагы уңышлар  белән таныштырды. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының Финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Рәис Рәшит улы, Олы Мәтәскә авыл җирлеге сәркатибе Исхакова Э. М. укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, матур теләкләр теләделәр. Укучылар укытучыларга җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр.  Беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырады.Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, һәр сыйныфта  тематик сыйныф сәгатьләре уздырылды

Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. “ Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген”дигән исем белән Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре дә бу көнне бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмдә беренче  сыйныф укучылары һәм берләшмәдә йөрүче балалар катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре барлык укучыларны да бәйрәм белән котладылар, ә беренче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

29 август көнне Казаклар авылы китапханәсенең җәйге уку залында Республика көне, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Туган ягым – изге җирем” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар презентация ярдәмендә Республика көне турында белгәннәрен искә төшерделәр. Республикабыз башкаласы Казан, татар халык традицияләре, киемнәре һәм ашлары турында викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара барышында китапханәче балаларны Татарстанның 100 еллыгына багышланган «Туган җирем -Татарстан» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.

1 сентябрь көнне Россиянең шәһәр һәм авыл торак пунктларында Белем көненә багышланган «Йөгерүче китап – 2020 " дип исемләнгән көзге Бөтенроссия интеллектуаль йөгереше үткәрелде. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре бу акциягә кушылдылар

28 август көнне Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре Республика көне, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мәдәният йорты каршындагы ял паркында оештырылган бәйрәм кичәсендә катнаштылар. Алар “ТАССР төзелүгә 100 ел” дип исемләнгән күргәзмә ясадылар. Бу күргәзмәдә авылыбыз тарихын чагылдырган, күренекле якташларыбызга багышланган альбомнар, Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан эшләнгән кул эшләнмәләре урын алды.

Акыллы хезмәт физик яктан аралашса, эштә дә, спортта да шактый уңышларга ирешергә мөмкин. Физкультура-көч һәм сәламәтлек чыганагы, кыюлыкны, тәвәккәллекне үстерә, коллективлык, дисциплина хисен үстерә, ә иң мөһиме - максатка ирешүгә омтылыш тәрбияли. 31 август көнне Субаш авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре " Сау бул, жэй!» дип исемләнгән спорт ярышлары уздырдылар. Командаларга төрле спорт ярышлары, хәрәкәтчән уеннар, йөгерү, тупка сикерү, туплы эстафеталар, аркан тартышу уеннары уйнатылды..

Мәдәният хезмәткәрләре “Бәйрәм белән Сезне укытучым” дип исемләнгән акция кысаларында, төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән озак еллар Күкчә авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Галиева Илһамия Шайхелислам кызын бәйрәм белән котлап үттеләр. Хөрмәткә лаек укытучы үзе дә үз чиратында балаларны бәйрәм белән котлап үтте, аларга саулык -  сәламәтлек, укуларында зур уңышларга  ирешүләрен һәм “4” ле, ”5” ле билгеләренә генә укуларын теләде. Балаларга үзенең бүләкләрен өләште. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International