ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Балалар бакчасын ачу тантанасында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г. Фатхуллин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Л. Р. Сафин катнашты.

Шул уңайдан  Мәдәният хезмәткәрләре “Бәйрәм белән Сезне,  укытучым” дип исемләнгән акция кысаларында, төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән озак еллар Күкчә авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Галиева Илһамия Шайхелислам кызын бәйрәм белән котлап үттеләр. Хөрмәткә лаек укытучы үзе дә үз чиратында балаларны бәйрәм белән котлап үтте, аларга саулык-сәламәтлек, укуларында зур уңышларга  ирешүләрен һәм “4” ле, ”5” ле билгеләренә генә укуларын теләде. Балаларга үзенең бүләкләрен өләште. 

Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре шуны истә тотып берләшмәгә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Аларның нинди авыр эшләрдә эшләүләрен ач-ялангач килеш тормыш алып баруларын сөйләделәр.

30 август конне Максабаш авылы китапанәсе мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә  йөрүче балалар белән Татарстан Республикасы көне һәм ТАССР нын оешуына 100 ел тулу унаеннан  «Туган ягым Татарстан» дигән шигырь сәгате уткәрделәр.Чара Татарстан гимны белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре башта укучыларны кыскача авылыбыз һәм Республикабыз тарихы, авылдан чыккан куренекле шәһесләр һәм зыялы кешеләр белән таныштырдылар. Укучылар Татарстан турында үзләре белгән шигырьләрне сөйләделәр. Чара “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән тәмамланды.

Бакчачылар да иң күңелле чорларына аяк баса. Бакчаларда уңышлар җыеп алынгач, Аллаһыбызга рәхмәт әйтеп, башкалар белән уртаклашыр чак җитә. 27 август көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге шатлык белән уртаклаштылар. Алар  “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Көзге Муллык” дип исемләнгән күргәзмә төзеделәр. Укучылар әлеге күргэзмә өчен бар фантазияләрен эшкә җигеп, бакчада җыеп алынган яшелчә, җиләк-җимешләрдән кул эшләнмәләре, аппликацияләр иҗат иттеләр.

Теләге булган һәр кеше аның белән таныша алды. Бәйрәм уңаеннан "Туган тел" иҗади берләшмәсенә йөрүче балалар  авыл музеенда булып, материаллар белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

 Баландыш авыл китапханәсе Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Китап укучы балалар: Татарстан Республикасы халыклары телләрендә укыйбыз» дип исемләнгән халыкара әдәби онлайн-марафонда катнаша. Марафонның оештыручысы - «Республика балалар китапханәсе»ТР ДБУК

Ул ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды.Чарада Айдар авыл китапханәсе , мәдәният йорты, балалар бакчасы, авыл җирлеге хезмәткәрләре дә актив катнашып  күргәзмә тәкъдим иттеләр.

«Бердәм Россия» партиясе «Кече Ватан мәдәнияте» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дигән хәтер акциясе башлап җибәрде. Әлеге акция кысаларында Айдар авылы китапханәчесе "Сугыш чоры балалары: кечкенә геройлар тарихы" дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрде.

29 август көнне Республика көне уңаеннан  Иске  Җөри авылы  китапханәсендә укучыларыбыз өчен «Татарстан – уртак йортыбыз» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чарага "Гүзәл җирем Татарстан!" дип исемләнгән   күргәзмә куелды. Укучылар бик теләп күргәзмәгә куелган Татарстан тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштылар. Китапханәче укучыларга Татарстан Республикасында  дус, тату яшәүче күпмилләтле халык, аларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләде, Казан шәһәребезгә багышлап язылган шигырьләрне кычкырып укыды. Балалар да үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International