ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

2 сентябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә ”Терроризмга каршы - бергәләп” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга экстремизм, терроризмның куркыныч булуы турында сөйләде. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрәнделәр, шулай ук  чит-ят кешеләр, шикле эйберләр янында үз-узеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Китапханәче балаларның сорауларына жавап бирде һәм балаларга бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәклеген  аңлатты.     

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Драматург Таҗи Гыйззәт” исемле китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде.

2 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән “ТЕРРОРИЗМУ-НЕТ!”! " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.”.Әлеге чараның максаты - балаларга  терроризмга каршы көрәштә бердәмлек кирәклеге турында аңлатылды.

Әңгәмә барышында балалар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрләре һәм максатлары нинди икәнен белделәр. Терроризм тарихы белән таныштылар. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр. Балалар теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Зур игътибар белән укыту материалларны,  плакатлар һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрне карадылар.

«Йорт хайваннары» темасын үткәндә алынган белемнәрне ныгыту,  танып-белу активлыгын ныгыту, хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү максаты белән 1 номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә С. Гиниятуллиннын атчылык фермасына сәяхәт оештырылды.

Алар белән җылы һәм иркен шартларда китаплар, яңалыклар турында әңгәмәләр үткәрелә.  «Дом в саду», «Приусадебное хозяйство», «Домашний доктор» журналлары өлкәннәргә аеруча кызыклы. Җавап итеп ачык йөзле хуҗалар үзләренең яшьлеге һәм яшьлек еллары турында сөйлиләр, укырга теләгән китап һәм журналларга заказлар бирәләр.

Бу истәлекле көнне барлык мәктәпләр дә укучылар өчен үз ишекләрен ачты. Шушы шатлыклы бәйрәм уңаеннан Алан авылы китапханәсендә “Саумы, мәктәп!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм информацион сәгать үткәрелде.

китапханәче Ленинград кызы Таня Савичева, япон кызы Сасаки Садако һәм АКШ кызы Саманта Смитның тетрәндергеч язмышлары, аларның батырлыклары турында сөйләде. Дәрестә катнашучы балалар бердәмлек һәм дуслык символын – ак күгәрченнәрне ясадылар.

Бу акция китапханәләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Билгеләнгән сәгатьтә китапханәче волонтерлар белән бергә урамнар буйлап йөгерделәр һәм авыл халкына әдәби сораулар бирделәр. Дөрес җаваплар өчен һәркем бүләккә китаплар алды. Бу кызыклы һәм гадәти булмаган акция көтелмәгән мизгелдә теләсә нинди белем кирәк булырга мөмкин булуын раслады.

1 сентябрь көнне Россиянең шәһәр һәм авыл торак пунктларында Белем көненә багышланган «Йөгерүче китап – 2020 " дип исемләнгән көзге Бөтенроссия интеллектуаль йөгереше үткәрелде. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре бу акциягә кушылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International