ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга һәм Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан  Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Узган сугыш кайтавазы» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде . Чарада  миллионлаган гомерләрне өзгән рәхимсез сугыш турында, үсеп килүче буынга бабаларының батырлыклары турында сөйләнде. Укучылар Икенче бөтендөнья сугышы, аның башлануы, катнашучы илләр, тәмамлануы турында мәгълүмат тыңладылар. Чарага " Сугыш. Китап. Буын" дип исемләнгән тематик күргәзмә дә эшләнде.

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана.

3 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, терроризм корбаннарын искә алу көненә багышланган “Тормыш тамчысы” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар һәм «Балалар террорга каршы»дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр.

3 сентябрь көнне  Теләче урта гомумбелем мәктәбендә Бөтенроссия  тарихи акциясе “Җиңү диктанты ” үткәрелде. Бөтенроссия  тарихи акциясе “Җиңү диктантында  ” Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович , Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  Хамидуллин Ильнур Хазинурович, башкарама комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары  Гиниятуллин Динар Саитович,  Теләче муниципаль районы мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна ,  мәктәп директоры  Айнур Фирдәвесович  Хафизов , район оешмалары җитәкчеләре һәм  укучылар катнаштылар.  Уңышлар телибез!

Бу быел “Яшәү тамчысы”Бөтенроссия акциясе кысаларында үтте. Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре бу чараны мәктәп укучылары, укытучылары белән обелиск янында үткәрделәр. Китапханәче укучыларга бу көн турында кыскача аңлатма бирде. Аннары катнашучылар обелискка чәчәкләр куйдылар.

Күкчә авыл клубы, Күкчә авыл китапханәсе 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга багышланган "Капля жизни" Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Кешелек тарихындагы иң зур сугышта  хәрби хәрәкәтләр барлык континентларда һәм дүрт океанда алып барыла. Анда ул вакытка булган 73 дәүләтнең 62-се (Җир шары халкының 80%-ы) катнашкан.Сугышта барлыгы якынча 70 млн кеше һәлак була.

3 сентябрь көнне Иске Җөри авылы мәдәният хезмәткәрләре  терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар кысаларында үткәрелә торган «Капля жизни» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Мәдәният  хезмәткәрләре Беслан шәһәрендәге фаҗигалы вакыйгалар турында сөйләде. Балалар  теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Акциядә катнашучылар, учларга су җыеп, террорчылар кулыннан гаепсез һәлак булган һәркемгә якты хәтер теләп, су сиптеләр.

2 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гөрләвек» клубы әгъзалары өчен «Уроки второй мировой» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Мондый фикер алышулар һәм сорауларга җавап бирүләр балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен киңәйтә һәм тирәнәйтә. Ә без, үз чиратыбызда, аларда патриотик сыйфатлар һәм Бөек Ватан сугышы елларында үз халкының тынычлыгы өчен көрәшкән батырларга карата горурлык хисләре тәрбиялибез. Әлеге чара уңаеннан «Уроки второй мировой» дигән китап күргәзмәсе дә куелды.

Баландыш авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган стенд һәм китап күргәзмәсе оештырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International