ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

3 нче сентябрь көнне истәлекле дата чаралары кысаларында мәдәният хезмәткәрләре "Миләш тәлгәшләре" берләшмәсенә йөрүче балалар белән кәгазьдән самолетлар моделен булдырдылар.

Иң элек китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергәләп Беслан фаҗигасендә һәлак булган корбаннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннан соң, һәлак булганнар рухына атап, тантананың символы булган касәдән бер уч төбе су алып үсемлекләргә сиптеләр.

Казаклар авыл китапханәсе әлеге хәтер көненә багышланган «Капля жизни» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Өч көн бер тамчы су да эчә алмаган Беслан корбаннары истәлегенә, балалар учларына су җыеп Билгесез солдат һәйкәле территориясендә үсүче чәчәкләргә су сиптеләр. Акция барышында сугыш вакытында һәлак булганнарны да бер минут тынлык белән искә алынды.

3 сентябрь көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. мәдәният йорты директоры белән берлектә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан “Капля жизни” Бөтенроссия акиясенә кушылып «Мир на земле. Мы – против терроризма!»  исемле күргәзмә янында әңгәмә үткәрде. Мәдәният хезмәткәрләре әңгәмә барышында терроризмга каршы көрәш вакытында үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеген аңлаттылар. Балаларга “Сак булыгыз! Терроризм», «Терроризм – җәмгыятькә янау» исемле буклетлар таратылды.

Шул уңайдан Алан авылы китапханәсендә һәм мәдәният йортында эшләп килүче төрле берләшмәгә йөруче балалар белән Алан урта мәктәбендә урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда экскурсиядә булдылар.

3 сентябрь көнне Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, «Капля жизни” Бөтенроссия акциясе кысаларында, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган хәтер сәгате үткәрелде

Чара башында китапханәче балаларны «террор» һәм «терроризм» төшенчәләре белән таныштырды, аннары терроризмга каршы көрәштә бердәмлек  һәм 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар турында сөйләде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Моннан тыш, китапханәче балаларга терактларны булдырмау буенча куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде.

Олы Нырсы авылы китапханәчесе, Беслан корбаннарын искә алып, Олы Нырсы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән «Беслан шәме» дигән тсем астында мәгълүмат сәгате үткәрде.  Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тормыш Тамчысы» акциясенә кушылды. Акция барышында катнашучыларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында, 2004 елда Беслан шәһәрендә булган котычкыч вакыйгалар турында сөйләнде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алынды.

2 сентябрьдә Россиядә кешелек тарихында иң зур булган Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануы билгеләп үтелә. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны бу коточкыч сугышның кайбер эпизодлары һәм тарихи фактлары белән таныштырды. Сугышчан хәрәкәтләр өч континент территориясендә һәм дүрт океан суларында алып барылды. Икенче бөтендөнья сугышы Ерак Көнчыгышта Японияне җиңү яулаган вакытта тәмамланды.  Әлеге дәрес "Икенче Бөтендөнья сугышы тарихы" презентациясе белән үрелеп барды. Күргәзмәдә Икенче Бөтендөнья сугышының куркыныч һәм канкойгыч еллары турында материал урнаштырылган иде.    Барлык катнашучылар өчен "Бөек Ватан сугышы", "Җиңү солдатлары", "Кеше язмышы", "Алар Ватанны саклады" китаплары тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International