Шул уңайдан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре сугыш хэм хезмэт ветераны Егоров Василий Егоровичнын оныкчыклары белэн мәдәният йортында эшләп килүче музейда экскурсиядә булдылар.
Субаш авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясенә кушылалар. Әлеге акция 2004-нче елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Акция аша без безнең белән булмаганнарны искә алып символик рәвештә үсемлекләргә су бирергә чакырабыз.
Шул уңайдан 3 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без терроризмга һәм экстремизмга каршы ”дигән исем белән әңгәмә-кичә үткәрелде. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар. Алар белән терроризм турында сөйләшү алып барылды, стенд һәм альбомнар күрсәтелде.
Соңгы 20 елда илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле почмакларында, төрле авырлыкларда террористлар тарафыннан һөҗүм итүләр булып тора. Шуның иң куркынычы һәм иң фаҗигалесе Беслан шәһәрендәгеседер мөгаен. 2004 елның 1 сентябре бу шәһәрдә яшәүчеләр өчен кайгы көне булып тарихка кереп калды.Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Нәрсә ул экстремизм, терроризм. Бу куркынычны ничек җиңәргә?” исемле күргәзмә куелды.
Әлеге акциягә кушылып 3 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче балалар белән "Тормыш тамчысы" дип исемләнгән әңгәмә-кисәтү уздырдылар.Әңгәмә барышында балалар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрләре, максатлары нинди икәнен белделәр.
Икенче бөтендөнья сугышы-кешелек тарихында иң зур сугыш. Ул 1939 елның 1 сентябрендә башлана һәм 1945 елның 2 сентябрендә тәмамлана. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре хәтер сәгате үткәрделәр.
3 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсе, клуб белән берлектә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар кысаларында үткәрелә торган “Тормыш тамчысы " Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
2 сентябрьдә Россиядә кешелек тарихында иң зур Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануы билгеләп үтелә. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны әлеге дәһшәтле сугышның кайбер эпизодлары һәм тарихи фактлары белән таныштырдылар.
Шәтке авылында мәдәният хезмәткәрләре тарих сәгате үткәрделәр . Китапханәче һәм мәдәният йорты директоры балаларга кешелек тарихындагы иң зур сугыш, кешелек цивилизациясе яшәешен куркыныч астына куйган икенче бөтендөнья хәрби-сәяси коалициясе турында сөйләделәр. Максат: үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышы тарихы, саклаучыларның батырлыгы турында белемнәрне киңәйтү.
Бездә беренче тапкыр узган «Тормыш тамчысы» акциясе терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында үткәрелә һәм 2004 елда Беслан мәктәбендә куркыныч фаҗига корбаннары истәлегенә багышлана. Нәкъ менә 3 сентябрьдә мәктәп бинасын штурмладылар, анда өч көн дәвамында террорчылар тоткыннарны тоткарладылар. Китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире балаларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында сөйләделәр, теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.