ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Алан авыл китапханәсе, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган чаралар үткәрү циклын дәвам итеп, "Ерак көнчыгыш җиңүе" Бөтендөнья акциясенә кушылды. Акция  Икенче бөтендөнья сугышында Җиңү-Европа фашизмы гына түгел, ул Ерак Көнчыгышта япон экспансиясенең тар-мар итүе, безнең илнең территориаль бөтенлеген саклау, Кытай, Корея, Монголия өчен яңа тыныч чикләр урнаштыру да булганын искә төшерү чарасы булып тора.. Әлеге акция кысаларында мәдәният хезмәткәрләре авыл халкына муар ленталар һәм  акциянең тарихы, әһәмияте турында мәгълүмати буклетлар  тараттылар.

Узган атнада Теләченең 2нче балалар бакчасының зурлар төркемә тәрбияләнүчеләр Теләче туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Музей директоры Имамиева Ф.М. балалар өчен музей залы буйлап кызыклы экскурсиясе үткәрде. Балалар бик теләп Фаягөл Миннехановнаны тыңладылар, кызыксынып экспонатларны карадылар һәм сораулар бирделәр. Балалар музей белән танышудан бик канәгать калдылар: күргән экспонатлар аларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды. Экскурсия ахырында балалар музей хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә тагын килергә вәгъдә бирделәр

Китапханәче балаларны күңелле һәм мавыктыргыч презентация ярдәмендә китап белән ничек эш итәргә һәм аларны ничек сакларга икәнлеген аңлатты. Кагыйдәләрне искә төшергәннән соң

“Ягез әле,балалар” дигән мавыктыргыч викторина биремнәрен үтәделәр. Чара барышында яңа китапларга һәм журналларга күзәтү ясалды.

Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 5нче сентябрь көнне югары сыйныф укучылары белән “ Яманлыкның башы – эчкечелек ”дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга эчкечелекнең ни дәрәҗәдә  аяныч хәлгә китерүен аңлаттылар. Эчкечелеккә карата эшләнгән күргәзмә белән таныштырылды.

Монда балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясына чумды. Алар  уен формасында тере табигать вәкилләре: балыклар, кошлар, бөҗәкләр, «Все о природе» тукталышында җәнлекләр белән таныштылар.  «Почемучки»лар кызыклы табышмаклар чиштеләр, «Үз планетабызны сакларбыз, башка төрле охшамаган бит» викторинасының мавыктыргыч сорауларына җавап бирделәр. Аннан табигать турында ниләр белүен сөйләделәр. Урманда һәм паркларда, хайваннар һәм үсемлекләр белән үз-үзеңне тоту белемнәрен өйрәнделәр. Соңыннан “Табигатьнең дуслары бар: без - син дә, мин дә” шигырьләр конкурсы үткәрелде. Китапханәдә шушы көнгә якты китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда кече туганнарыбыз турында, үз нәселебез дә яшеллеккә чумсын өчен, табигать белән үзеңне ничек тотарга дигән материал урнаштырылган иде.

3 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган Бөтенроссия "Тормыш тамчысы" акциясенә кушылды

Иске Карабаян авылы китапханәчесе 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушыла.

Әлеге чарада Теләче урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары, Теләче муниципаль районының "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. һәм социаль эш буенча белгеч Кашапова А.Х катнашты. Биредә балалар теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, терроризмның асылы, аның төрләре һәм максаты белән танышты. Моннан тыш терроризм турында мультипликацион фильмнар һәм видеороликлар күрсәтелде. Шулай ук балалар "Терроризмсыз тормыш" дигән темага рәсемнәр дә ясады. Ахырдан чарада катнашучылар истәлеккә дисклар белән бүләкләнде.

Әлеге чара укучыларда икмәккә сакчыл караш, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы икәнен аңлату максатыннан үткәрелде. Шулай ук укучыларга яңа китаплар тәкъдим ителде.

Шул уңайдан  Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Скорбим и помним» акциясе үткәрделәр. Акция барышында һәр катнашучы үз фикерен белдерә алды, ни өчен ул тынычлык һәм терроризмга каршы. Акциядә катнашучылар Бесланда террорчылар кулыннан һәлак булганнар истәлегенә  Хәтер шәмен кабыздылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International