ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары юл йөру кагыйдәләрен искә төшерү максатынннан  үткәрелгән акциядә катнаштылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен истә тотып урамда дөрес йөрергә өйрәнделәр.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 14.09.2020 елдан 05.10.2020 елга кадәр чорда мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

  Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 11-25 сентябрьга кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Әле бер авылда, әле икенчесендә республика программалары нигезендә төзелгән, төзекләндерелгән социаль-көнкүреш һәм җитештерү объектлары ачыла.
Мисал өчен, бүген, ягъни 10 сентябрь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында  Балыклы авылы янәшәсендә 1000 баш савым сыерларына исәпләнеп төзеләчәк һәм төзелеш эшләренең гомуми бюджеты 467 миллион сум булган товарлыклы-сөтчелек фермасы нигезенә тәүге таш салынды. Алан товарлыклы-сөтчелек базасында быел санаулы айлар эчендә төзелгән һәм төзелеш эшләренең гомуми суммасы  28 миллион сум тәшкил иткән терлек азыгы әзерләү үзәге файдалануга тапшырылды.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Хәзер уҗымнар чәчүнең актив чоры һәм алдагы ел уңышы турында уйланыр чак. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, көйсез һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.

Драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Драматург Таҗи Гыйззәт” исемле китап күргәзмәсе куелды

3 сентябрь - экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе укучылар белән «Таныш булмаган кешеләр белән сак булыгыз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмәнең максаты -  балаларда террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. 

2020 елның 3 сентябрендә Ачы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында үткәрелә торган һәм Беслан мәктәбендә булган фаҗиганең чираттагы еллыгына багышланган «Тормыш тамчысы». Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.Чара барышында хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында сөйләделәр, террорчылык актларының истәлекле даталарын искә төшерделәр, корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чарада катнашучылар һәлак булучыларның якты истәлегенә багышлап символик рәвештә чәчәкләргә су сиптеләр.

Балаларны сугышның тарихи фактлары белән таныштырдылар, сугыш ветераннары, якташларыбыз турында сөйләделәр. Сугыш вакыйгалары тасвирлана торган китапларга күзәтү үткәрелде.

Балалар интерактив викторина сорауларына җавап бирделәр, күңелле ял иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International