Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Иске Җөри авылы китапханәсе “Аек акыл белән карыйк дөньяга” дигән исемдә акция үткәрде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы буклетлар таратылды.
Алкоголизмны кисәтү максатыннан Бөтенроссия аеклар көне уңаеннан Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Трезвость – стильно, модно, молодежно!» дигән исем астында телдән журнал үткәрде. Китапханәче «Трезв, красив, молод и здоров» дигән презентациясе ярдәмендә алкогольнең организмга зарарлы тәэсире хакында сөйләде. Меиөина хезмәткәре Россия Федерациясендә алкогольне кулланучылар санын, шулай ук, суд практикасындагы мәгълүматларына караганда, аварияләрдә үлүчеләрнең яртысы нәкъ менә алкоголь куллануга бәйле булуын әйтеп узды. Клуб мөдире спиртлы эчемлекләрнең үлемгә һәм инвалидлыкка китерүен ассызыклады. 20 яшьтән 39 яшькә кадәр булган кешеләр арасында барлык үлемнәрнең якынча 25%ы спиртлы эчемлекләр белән бәйле. Катнашучылар белән "Сезнең алкоголизмга мөнәсәбәтегез" әңгәмә үткәрелде һәм сәламәт яшәү рәвеше турында буклетлар таратылды.
Тантанада мәртәбәле кунаклар:Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы; ТР Презеденты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының Башкарма директоры Хашимова Нурия Миннәхмәт кызы, ТР мәдәният министры урынбасары Хакимҗанов Ленар Сәетҗанович, Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Тукай премиясе лауреаты, Татарстан республикасы Президенты вазифасына кандидат, Миннеханов Рөстәм Нургалиевичның ышанычлысы Фатхетдинов Салават Зәки улы һәм якташларыбыз катнашты. Хәерле минутта аяк басып кергән мәдәният йортыбыз бәрәкатле булсын, халыкның ялын тагын да күңелле итеп үткәрүдә озак еллар хезмәт итеп, берләшмәләр шаулап - гөрләп эшләп,яңадан – яңа иҗади уңышларга ирешергә язсын дигән теләкләрдә калабыз!
Бүген эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы Теләче муниципаль районында булды. Ул гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү барышында халыкны социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә сораулар яңгырады. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә бирелгән сораулар буенча тулы аңлатмалар бирелде. Соңыннан Энҗе Нияз кызы социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән киңәшмә үткәрде.
2020 елның 11 сентябрь көнендә Олы Мирәтәк авылында яшәүче тыл ветераны Ефимова Вер Сергей кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Вера апага Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2020 елның 15 сентябрь көнендә Күкчә авылында яшәүче тыл ветераны Сонгатова Гатифә Сонгат кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гатифә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповныүң тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2020 елның 15 сентябрь көнендә Баландыш авылында яшәүче тыл ветераны Гыйләҗова Мәриям Гарип кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәриям апаны Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Әлеге чараның максаты: табигать турында язган балалар язучыларының иҗаты аша табигатьне яратырга, аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотарга һәм табигать күренешләре белән якыннан танышу иде. Чара барышында балалар табышмаклар конкурсында катнашты, ни өчен көзен яфракларның төсе үзгәрә, кошлар кая китәләр, көз көне хайваннар һәм бөҗәкләр нишли кебек сорауларга бергәләп актив җавап бирделәр.
8-10 сентябрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә «Сайлау – минем гражданлык бурычым» дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Биредә сайлаучылар сайлау хокукы мәсьәләләре белән таныша алдылар.