Алкоголизмны кисәтү

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Алкоголизмны кисәтү  максатыннан Бөтенроссия аеклар көне уңаеннан Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Трезвость – стильно, модно, молодежно!» дигән исем астында телдән журнал үткәрде. Китапханәче «Трезв, красив, молод и здоров» дигән презентациясе ярдәмендә алкогольнең организмга  зарарлы тәэсире хакында сөйләде. Меиөина хезмәткәре  Россия Федерациясендә алкогольне кулланучылар санын, шулай ук,  ​​суд практикасындагы мәгълүматларына караганда, аварияләрдә үлүчеләрнең яртысы нәкъ менә алкоголь куллануга бәйле булуын әйтеп узды. Клуб мөдире  спиртлы эчемлекләрнең үлемгә һәм инвалидлыкка китерүен ассызыклады. 20 яшьтән 39 яшькә кадәр булган кешеләр арасында барлык үлемнәрнең якынча 25%ы спиртлы эчемлекләр белән бәйле. Катнашучылар белән  "Сезнең алкоголизмга мөнәсәбәтегез" әңгәмә үткәрелде һәм сәламәт яшәү рәвеше турында буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International