Анда Теләче муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасының һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновлар катнашты. Баландыш авыл китапханәсе дә капиталь ремонттан соң укучылары өчен яңадан үз ишекләрен ачты.
Алар республикабыз шәһәрләре һәм авыллары турында белделәр, алар белән бәйле тарихи фактларны искә төшерделәр. Шулай ук республиканың мөһим дәүләт символлары, истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләрнең биографияләре белән таныштылар.Чара барышында балалар табигатькә, экологиягә, туган як тарихына һәм мәдәниятенә багышланган сорауларга җавап бирделәр.
Китап укучылар бу буклет аша аракының җәмгыятькә һәм кешегә китергән зыяны турында мәгълүмат алачаклар. Буклетлар “11 сентября – Всероссийский день трезвости» дигән күргәзмәдә урын алдылар.
Әлеге марафонда Сагдиев Салават катнашып Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Урта Мишә авылы китапханәчесе Рәхмәт хатына лаек булды.
Сөйләшү барышында балалар 1812 елгы тарихи вакыйгалар турында белемнәрен ныгыттылар. "Бородино" шигырендә 1812 елгы сугыштагы кешеләрнең батырлык эшләрен поэтик сурәтләү балаларга югары патриотизм хисләре уятырга ярдәм итте. Чара ахырында балалар «Бородино – в нем слышно эхо битв» викторинасында катнашып, Россия тарихы турындагы белемнәрен расладылар.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Республика балалар китапханәсе «Китап укучы балалар: Татарстан Республикасы халыклары телләрендә укыйбыз» дип исемләнгән халыкара әдәби онлайн уку марафоны игълан иткән иде. Әлеге марафонда Максабаш авылы китапханәсе дә катнашты. Әлеге әдәби онлайн марафон тематикасы буенча туры килгән теләсә кайсы әсәрне укырга мөмкин иде. Бәйгегә Илюзә Зәйнетдинова башкаруында Тәнзилә апа Шәрәфиевнаның “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән шигыре тәкъдим ителде
Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, эчке хезмәт подполковнигы Хакимуллин Л.М. белән очрашты.
Без сезне халык санын алу тарихы белән таныштыруны дәвам итәбез.
1920-нче елгы халык санын алу ТАССР цензурасы тарихында беренче булды.
08/28/1920 елгы җанисәп буенча Татарстанда 2,9 кеше диярлек яшәгән
миллион кеше, шуларның 8,5% шәһәр халкы һәм 91,5% -
авыл. 2020 ел башына республикада яшәүчеләр саны 3902,9 иде
мең кеше, шуларның 76,9% шәһәрләрдә һәм шәһәр тибындагы торак пунктларда, 23,1%
авыл торак пунктлары.
Бу акция төрле чараларны үз эченә ала: территорияләрне төзекләндерү, чистарту,чишмә тирәләрендә тәртип урнаштыру, олы яшьтәге ялгыз әбиләргә булышу һ.б.. Шул уңайдан 8 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләреавыл чишмәсе яннарын чистарттылар, бураларын, киртәләрен буядылар. Чишмәләрне тәртиптә тоту һәркемнең изге бурычы.