Очрашу

2020 елның 18 сентябре, җомга

Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, эчке хезмәт  подполковнигы Хакимуллин Л.М.  белән очрашты.

Очрашу барышында хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрелде, торак- биналарда янгын вакытында янгыннарны булдырмый калу  һәм гомум кагыйдәләр һәм таләпләр, төрле гадәттән тыш хәлләр шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук электр приборларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләре искә төшерелде. Коллектив гадәттән тыш хәлләр вәкилен зур кызыксыну белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, шулай ук төрле гадәттән тыш хәлләр шартларында халыкның эш-гамәлләре өлкәсендә үз белемнәрен арттырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан мондый очрашулар даими рәвештә үткәрелә һәм инде традициягә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International