Бу акция төрле чараларны үз эченә ала: территорияләрне төзекләндерү, чистарту,чишмә тирәләрендә тәртип урнаштыру, олы яшьтәге ялгыз әбиләргә булышу һ.б.. Шул уңайдан 8 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләреавыл чишмәсе яннарын чистарттылар, бураларын, киртәләрен буядылар. Чишмәләрне тәртиптә тоту һәркемнең изге бурычы.