8 сентябрь көнне Сауш авылында республикада авыл клубларын янарту программасы нигезендә капиталь ремонт уткәрелеп эксплуатациягә тапшырылган мәдәният йортын ачу тантанасы булды.

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Тантанада мәртәбәле кунаклар:Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп  улы; ТР Презеденты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының Башкарма директоры Хашимова Нурия Миннәхмәт кызы, ТР мәдәният министры урынбасары Хакимҗанов Ленар Сәетҗанович, Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Тукай премиясе лауреаты, Татарстан республикасы Президенты вазифасына  кандидат, Миннеханов Рөстәм Нургалиевичның ышанычлысы Фатхетдинов Салават Зәки улы һәм якташларыбыз катнашты. Хәерле минутта аяк басып кергән мәдәният йортыбыз бәрәкатле булсын, халыкның ялын тагын да күңелле итеп үткәрүдә озак еллар хезмәт итеп, берләшмәләр шаулап -  гөрләп эшләп,яңадан – яңа иҗади уңышларга ирешергә язсын  дигән теләкләрдә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International