Министр урынбасары Энҗе Нияз кызының Теләче муниципаль районына эшлекле сәфәре.

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Бүген эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы Теләче муниципаль районында булды. Ул гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү барышында халыкны социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә сораулар яңгырады. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә бирелгән сораулар буенча тулы аңлатмалар бирелде. Соңыннан Энҗе Нияз кызы социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International