5 сентябрь көнне Алан авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары өчен «Китапханә - серле дөнья!» дип аталган библиодәрес үткәрелде.

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Китапханәче балаларны күңелле һәм мавыктыргыч презентация ярдәмендә китап белән ничек эш итәргә һәм аларны ничек сакларга икәнлеген аңлатты. Кагыйдәләрне искә төшергәннән соң

“Ягез әле,балалар” дигән мавыктыргыч викторина биремнәрен үтәделәр. Чара барышында яңа китапларга һәм журналларга күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International