Монда балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясына чумды. Алар уен формасында тере табигать вәкилләре: балыклар, кошлар, бөҗәкләр, «Все о природе» тукталышында җәнлекләр белән таныштылар. «Почемучки»лар кызыклы табышмаклар чиштеләр, «Үз планетабызны сакларбыз, башка төрле охшамаган бит» викторинасының мавыктыргыч сорауларына җавап бирделәр. Аннан табигать турында ниләр белүен сөйләделәр. Урманда һәм паркларда, хайваннар һәм үсемлекләр белән үз-үзеңне тоту белемнәрен өйрәнделәр. Соңыннан “Табигатьнең дуслары бар: без - син дә, мин дә” шигырьләр конкурсы үткәрелде. Китапханәдә шушы көнгә якты китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда кече туганнарыбыз турында, үз нәселебез дә яшеллеккә чумсын өчен, табигать белән үзеңне ничек тотарга дигән материал урнаштырылган иде.