ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Күкчә авыл клубының инстаграм челтәр битендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан 23 июль көнне игълан ителгән «Мин табигать баласы” дип исемләнгән онлайн  фотоконкурска 23 август көнне нәтиҗә чыгарылды.

Әлеге бәйгедә:

1урынны Зиятдинова Самира;

2 урынны Розыева Эльмира һәм Розыева Ләйсән;

3 урынны Халиуллина Ясминә, Гатауллин Ислам, Антонов Әмирләр яулады.Әлеге онлайн рәвештә үткәрелгән чарада балалар бик теләп катнаштылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

24 август көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче "Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгъзаләренең табигать кочагында чираттагы ошрашулары булып узды. Алар берләшмә әгъзасы Нәсимә Рахматуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котладылар. Истәлек-хәтирәләр яңартудан, бер-берсе белән ихлас сөйләшүдән соң, күңелләре сафланып, яшәү дәртләре артып киткән кебек булды. Очрашу ахырында милли ризыклар, шифалы чишмә суы белән самавыр чәе эчтеләр.

23 нче август көнне Кәкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле берләшмәләргәгә йөрүче балалар белән “Табигать - ул тиңсез хәзинә” дип исемләгән экскурсия оештырды.

Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә  "Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.”Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән  әңгәмә дә үткәрелде. Китапханәче балаларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде.

Һәркем өчен үзенең туып-үскән туган ягы  якын. Алан мәдәният йорты "Туган авылым -Аланым" дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән иде. 26 август көнне  фотоконкурска   йомгак ясалды:

 1урын-Резедә Дәвлиева,

2урын-Әнисә Лотфуллина,Римма Биккинина,

3урын-Хисамиев Артур,Биккинина Гөлсем.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

25 нче август көнне Теләче авылының күркәм гаиләсе Нуртдинов Раис Рөстәмович һәм  Нуртдинова  Елена Яковлевна Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Минниханов белән аның тормыш иптәше  Гөлсина Ахатовна Минниханова оештырган ин яхшы гаиләләр өчен очрашуда булып кайттылар. Котлыйбыз!

Нәкъ 100 ел элек, 1920 елның 28 августында, беренче совет халык санын алу башланды. Халык санын алу Россия халкының 75% -ын гына үз эченә алган, чөнки илнең берничә төбәгендә хәрби операцияләр әле дә алып барыла. Демографик җанисәп кораллары дүрт формадан торды: шәхси таблица, фатир картасы, йорт реестры һәм хуҗаларның урнашкан исемлеге. Шәхси таблица бөтен җирдә тутырыла, һәм фатир картасы һәм шәһәр торак пунктларында, хуҗаларның урнашкан исемлегендә - авыл җирлегендә теркәлә.

30 август көнне район мәдәният йортының “Сандугач” гармунчылар ансамбле, XXXV «Уйнагыз гармуннар» республика халык иҗаты бәйрәмендә һәм «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашып, Диплом белән бүләкләнделәр.

Балаларга чишмә суының никадәр файдалы икәне аңлатылды. Чишмә суын балалар әти-әниләренә күчтәнәч итеп өйләренә дә алып кайттылар.

22 август – Дәүләт флагы көне уңаеннан Алан авылы китапханәсендә ”Сабыйга” берләшмәсенә йөрүче китап укучы балалар өчен туган илгә, дәүләтебез символларына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан патриотик чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International