ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Олы Мәтәскә китапханәсендә  бу көн берничә укучы катнашында “Батырлар елмаеп үлделәр”дигән исем астында искә алынып үтте. Китапханәче аларга кыскача каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре турында сөйләде. “Моабит дәфтәрләре” китабы белән таныштырды. Еллар үтсә дә“җәлилчеләрнең” батырлыклары  мәңге онытылмас.

Максабаш  авылы китап укучысы Усманов Идел  әлеге конкурста  катнашып  шагыйрьнең “Егет җыры” шигырен укыды һәм олылар арасында беренче урынны яулады.

Татарстанның халык язучысы, драматург,  җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миннуллиның тууына 85 яшь тулу уңаеннан Төрек-Тәмте китапханәсендә аның әрәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды

26 август көнне китапханә хезмәткәрләре Теләче ял паркында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Туган җирем – Татарстан” дип аталган викторина  үткәрде, укучыларны Татарстанның тарихи урыннары,   үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыры.  Викторина барышында балалар  бик актив катнашып, сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр

25 август көнне Теләче үзәк китапханәнең уку залында драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган “Драмаларда – күңел дөньябыз” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. 26 август көнне китапханә хезмәткәрләре Теләче ял паркында шул ук исем астында әдәби сәгать үткәрделәр. Укучылар язучының тормыш юлы, әсәрләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Т.Миңнуллин әсәрләреннән өзекләрне укыдылар.

26 август көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре чираттагы күчмә китапханә белән  яңа китапларны тәкъдим итү максатыннан янгын сүндерү бүлегндә булып кайттылар

Максабаш авылы китапханәсе «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Челтерәгез, чишмәләр” дип исемләнгән экологик маршрутыбыз  авылдашыбыз Галлямов Сәлим Хатыйм улы тарафыннан төзекләндерелгән “Олы юл” чишмәсендә тукталды. Әлеге чишмә узенен саф суы белән тәнгә сихәт бирсә, гүзәллеге белән җанга тынычлык иңдерүче ял урынына да әйләнгән.

25 август көнне  Иске Җөри авылы китапханәсендә танылган драматург, Татарстанның халык язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан  “Туфан Миңнуллин - татар халкының сөекле улы”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.  Күргәзмәгә куелган әдәбият олуг шәхесебезнең тормышы, иҗаты турында сөйли, аның турында замандашларының хатирәләре белән бүлешә. Шулай ук, китапханәче  Туфан Миңнуллинга багышланган видео күзәтү эшләде һәм үзенең социаль челтәр битенә урнаштырды.

Урта Мишә авылы китапханәчесе берләшмәгә йөрүче балалар белән “Һичкайчан онытылмас батырлык” исем астында  тарих сәгать үткәрде.

Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә  “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Россия флагы -  безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән информацион сәгать  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International