ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Без терроризмга каршы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. «Терроризм - явызлык ул» дигән мәгълүмати стенд эшләнде.

кешелек.

Аның барышында югары сыйныф укучылары викторина сорауларына җавап бирделәр, уен формасында хокукый белемнәрен ныгыттылар, җәмгыятьтә куркынычсыз тәртип күнекмәләре булдырдылар.

Шул уңайдан район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Дональд Биссет: тормыш юлы, иҗаты» дип исемләнгән видео презентация әзерләде. Әлеге презентация белән Теләче балалар китапханәсенең Инстаграм социаль челтәр  битендә танышырга мөмкин.

Катнашучылар бәйрәм тарихы, дәүләт символлары, табигый байлыклары, республиканың күренекле шәхесләре, тарихи мирасы турында белем алдылар. Туган якны өйрәнү буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар республикаларына мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен Р.Харис, Р. Вәлиева, Р. Корбан, З. Туфайловаларның шигырьләрен укып иҗади чыгышлары аша белдерделәр. Бирегә килүчеләр игътибарына республикабызның тарихи үткәне һәм бүгенгесе чагылдырган  "Мәңге яшә телем, илем, халкым, мин яратам сине, Татарстан!” дип исемләнгән күргәзмә дә тәкьдим ителде.

30 август -Республика көне уңаеннан,26 августта Балыклы авылы мәдәният йортында,Алан авылы күчмә китапханәсе белән берлектә,"Иркен минем туган илем!"дип исемләнгән информацион күңел ачу чарасы узды.
Чара ике өлештән торып, беренче өлешендә балалар туган ил,туган як,туган төбәк,башкалабыз төшенчәләре турында мәгълүматлар алдылар,шушы теманы яктыртучы китаплар белән таныштылар,аларны кычкырып уку оештырылып,укыганнар буенча фикер алышу булды.Чараның икенче өлешендә балаларның ялын күңелле үткәрү максатыннан,татар халкының милли уеннары тәкъдим ителде.

26 август көнне Казаклар авылы китапханәсендә драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган "Драмалар - күңел дөньябыз" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә язучының  китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу күргәзмә белән таныша алачак.

Балаларны  кече  яшьтән   китап белән дус  булырга өйрәтү, китап укуга кызыксындыру уяту максатыннан  Иске Җөри авылы китапханәчесе “Ак каен” балалар бакчасында булды. Китапханәче балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, матур рщсемнщрен карадылар, укылган шигырьләр буенча сорауларга җавап бирделәр

23 август көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе “Ахирәтләр” берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән берлектә  “Изгеләр чишмәсе” яннарын җыештырып кайттылар.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Республика балалар китапханәсе» «Читающие дети: читаем на языках народов Республики Татарстан» - халыкара әдәби онлайн уку марафоны турында игълан итте. Шармыш авыл китапханәсе  шушы марафонда катнашырга булды һәм  сайлап алу турын уздырды. Анда теләге булган һәр кеше әлеге әдәби онлайн марафон тематикасы буенча теләсә кайсы әсәрне укып катнаша ала иде.  Конкурска   Чернов Вячеслав  һәм Проноз Полина башкаруында “Мой сон”, “Пусть процветает Родина моя” шигырьләре җибәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International