ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

30 август - Татарстан республикасы көне уңаеннан бакчабызда "Туган ягым - гүзәл Татарстан" бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар туган як, туган төбәгебезгә, башкалабыз Казан шәһәренә багышланган видеофильм карадылар һәм татар, рус халык уеннарын уйнап күңелле ял иттеләр.

30 августта Татарстан Республикасы Көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1990 елда Республика Югары Советы Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. Әлеге истәлекле датага Әбде авыл китапханәсендә «Туган илем – минем Татарстан» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм клуб формированиесе балалары өчен танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар бик теләп «минем Республикам» презентациясен карадылар һәм аның тарихы турында китаплар белән таныштылар.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Республика балалар китапханәсе «Китап укучы балалар: Татарстан Республикасы халыклары телләрендә укыйбыз» дип исемләнгән халыкара әдәби онлайн уку марафоны игълан иткән иде.

Әлеге марафонда Теләче балалар китапханәсе дә катнашты. Теләге булган һәркемгә әдәби онлайн марафон тематикасы буенча туры килгән теләсә кайсы әсәрне укырга мөмкин иде. Бәйгегә ике видео төшереп җибәрелде:

  1. , укый Зиннәтова Сәидә, 11 яшь;
  2. , укый Нигъмәтҗанов Данияр, 9 яшь.

Әңгәмә барышында балалар Татарстанның  төп тарихи этаплары турында белемнәрен тулыладырдылар. Шулай ук, туган якка багышланган тематик альбомнарга репортаж ясалды.

27 август көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә иген кырына экскурсия оештырдылар һәм "Икмәк-бар нәрсәгә баш» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр . Балаларга икмәк булу өчен ашлыкның нинди юл үтүе һәм икмәк үстерүче кешеләрнең хезмәте турында сөйләделәр. Икмәк турында әкият, шигырьләр укылды, «Икмәк өстәлгә  кайдан килә? " дигән викторина үткәрелде. .Балалар ни өчен икмәкнең берсе ак, ә икенчесе кара икәнен, ни өчен дәрәҗәле кунакларны ипи һәм тоз белән каршы алуларын белделәр. Мондый чаралар балаларда икмәк үстерүдә һәм җитештерүдә катнашучы кешеләрнең хезмәтенә карата хөрмәт һәм игелекле мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә

“Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр. Алар китапханәче оештырган китап күргәзмәсе​ белән таныштылар. Төрле халык әкиятләрен укыдылар, "Син әкиятләр беләсенме?" дип исемләнгән викторина сорауларына җаваплар таптылар. ​ Әкиятләр иленә сәяхәт итү балалар күңелендә җылы хисләр калдырды.

Алдан ук китапханәдә «Тиздән мәктәпкә" дигән темага рәсем конкурсы игълан ителде. Балалар рәсемнәре «Исәнме мәктәп!» күргәзмәсен бизәде, анда белешмәлекләр, энциклопедияләр һәм әлифба китабы тәкъдим ителде. Барлык балалар да уку елы башлануга буклет рәвешендә кечкенә бүләкләр һәм киңәшләр алдылар.

 26 август көнне Республика көне уңаеннан  Балыклы авылы мәдәният йортында, Алан авылы китапханәсе белән берлектә "Иркен минем туган илем" дип исемләнгән информацон күңел ачу чарасы уздырды. Чара ике өлештән торды. Беренче өлешендә балалар туган ил, туган як, туган төбәк, башкалабыз төшенчәләре турында мәгълүматлар алдылар, шушы теманы яктыртучы китаплар белән таныштылар, аларны кычкырып укулар оештырылды, укыганнар буенча фикер алышу булды. Чараның икенче өлешендә балаларның ялын күнелле итеп үткәрү максатыннан, татар халкының милли уеннары оештырылды

Әлеге дата уңаеннан 27 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татарстан – уртак йортыбыз” дигән исем астында викторина уздырдылар. Укучылар әлеге чарада актив катнаштылар, дәүләт символлары белән таныштылар, ТАССРга нигез салынуы  һәм аның үсеше турында файдалы мәгълүматлар алдылар. “Казаным - рухи башкалам!” – исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Теләче муниципаль районы җирлекара китапханәсе тарафыннан  якташ язучыбыз Рашат Низами иҗатына нигезләнеп уздырылган “Йолдыз яңгыры” дип исемләнгән сәнгатьле уку бәйгесендә катнашып, Урта Мишә авылы китапханәчесе Грамота белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International