ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Күкчә авыл китапханәсе Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Китап укучы балалар: Татарстан Республикасы халыклары телләрендә укыйбыз» дип исемләнгән халыкара әдәби онлайн-марафонда катнашып Дипломга лаек булды.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Мәктәп яңадан, яңа белемгә һәм танып - белүгә омтылучы һәркем алдында үз ишекләрен ача. 1 сентябрь - белем көне уңаеннан Теләче балалар китапханәсендә, яшь китап укучылар өчен күңелле мәктәп хатирәләрен үз эченә алган китап-журналлар тупланмасыннан «Исәнме - мәктәп!»  күргәзмәсе оештырылды

Чара Белем көненә һәм Россиянең атом сәнәгатенең 75 еллыгына багышланган иде. Акциянең максаты - укуны популярлаштыру һәм халыкны аңа җәлеп итү.

Шул уңайдан  Шармыш авыл китапханәсендә «В стране выученных уроков» дип исемләнгән күргәзмәсе янында үткәрелгән информацион әңгәмә кунакларны кызыксындырды. Күргәзмәдә  энциклопедияләр, "Мин дөнья белән танышам" сериясеннән китаплар, логик уеннар һәм кызыклы биремнәр белән укыту китаплары урын алды. Монда катнашучылар шулай ук ​​кызыклы һәм мавыктыргыч мәктәп тормышы турында әсәрләр белән таныша алдылар.

30 август көнне Әбде мәдәният йортының «Задоринка» фольклор ансамбле Саба районының Олы Кибәче авыл җирлегендә Республика көненә багышланган "Туган җирем - Татарстан" дип исемләнгән концерт программасы белән булды.

30 август конне Максабаш авылы мэдэният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән Татарстан Республикасы көне һәм ТАССР нын тууына 100 ел тулу унаеннан  «Туган ягым Татарстан» дип исемлэнгэн шигырь сәгате уткэрделәр.Чара Татарстан гимны белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре башта укучыларны кыскача авылыбыз һәм Республикабыз тарихы, авылдан чыккан куренекле шэһесләр һәм зыялы кешеләр белән таныштырдылар. Укучылар Татарстан турында үзләре белгән шигырьләрне сөйләделәр. Чара “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән тәмамланды

28 август көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Нардуган» халык фольклор ансамбле составында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мәдәният йорты каршындагы ял паркында оештырылган бәйрәм кичәсендә катнаштылар.

Бәйге Республика көнен бәйрәм итү кысаларында үткәрелде. Быел әлеге иҗади процесста катнашырга теләүчеләр саны аеруча күп булды. Үзләренең рәсемнәрендә балалар республикабыз символларын гына түгел, ә кече Ватаныбызны, табигать күренешләрен һәм якын кешеләрен дә сурәтләп күрсәтте.  Шулай ук, китапханәдә «Цвети, мой Татарстан! / - Чәчәк ат, Татарстаным!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Анда Татарстан АССР ның барлыкка килү тарихы һәм республикабызның заманча йөзе белән бәйле материаллар тәкъдим ителде.

28 август көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Республика көне, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мәдәният йорты каршындагы ял паркында оештырылган бәйрәм кичәсендә катнаштылар. Алар “Татарстан – уртак йортыбыз” һәм “Тарих йомгагын сүтеп” дип исемләнгән күргәзмәләрне бәйрәмдә катнашучыларга тәкъдим иттеләр.

Бу мәһәбәт бина эчендә барлык таләпләргә туры китереп җихазландырылган фельдшер- акушерлык пункты да урын алган. Тантанада мәртәбәле кунаклар:Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп  улы;Татарстан Республикасы икътисад министры Шаһиәхмәтов Мидхәт Рәфкать улы;  Татарстан  Республикасы мәдәният  министрлыгыннан вәкилләр  һәм якташларыбыз катнашты.Хәерле минутта аяк басып кергән мәдәният йортыбыз бәрәкатле булсын, халыкның ялын тагын да күңелле итеп үткәрүдә озак еллар хезмәт итеп, берләшмәләр шаулап -  гөрләп эшләп,яңадан – яңа иҗади уңышларга ирешергә язсын  дигән теләкләрдә калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International