ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

1992 елның 7 феврале-Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән расланган республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле даталарының берсе-Татарстан Республикасы Дәүләт гербын кабул итү көне, Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә «Татарстан гербы ни сөйли ?» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар белән герб турында рәсми мәгълүмат, закон органнары тарафыннан кабул ителгән көне, барлыкка килү тарихы турында аралаштык. Викторина биремнәре аша белемнәребезне тикшердек. Татарстан Республикасы Гербы - республикада яшәүче һәр кешенең горурлыгы. Чөнки, безнең герб әхләк байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, алгарыш кебек күркәм сыйфатларны раслый.

Балалар бу темага презентация карадылар һәм аның тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштылар. Китапханәче аларга Татарстан Республикасы символикасы һәм биредә күпмилләтле халыкның тату һәм дус яшәве турында сөйләде. Һәр милләтнең үз традицияләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте булуы аңлатылды. Балалар Татарстан гимнын тыңладылар, әләмне карадылар һәм символлардагы төсләрнең мәгънәсен искә төшерделәр. Балалар шулай ук шәһәрләрне һәм елгаларны искә алдылар, шагыйрьләрне, язучыларны, рәссамнарны һәм композиторларны атадылар. Чарага «Татарстан – туган йортыбыз» темасы белән китап күргәзмәсе куелып, күзәтү үткәрелде.  Кичә ахырында  илебездә дуслык булса – Ватан нык булыр дигән нәтиҗә ясалды.

9 февраль көнне Күкчә авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" кысаларында "Келәм чигүе" дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Әлеге чарада балалар тукымага төрле бизәкләр төшерделәр. Алар үзләре сайлаган рәсемнәрне келәм чигү техникасы ярдәмендә башкара башладылар. Бу шөгыль аларга бик ошый, һәм алар хәтта икенче эшне дә башлап җибәрделәр. Яшьләр мастер-класска бик теләп йөриләр, һәм үзләренең кул эшләреннән канәгать калалар.

5 февраль көнне китап укучылар 2025 елда китапханәгә килүче газета- җурналлар белән таныштырылдылар. “Сөембикә “,”Сәхнә”, “Казан утлары” җурналларының беренче санына “Яңа җурнал көне” үткәрелде.

Татарстан Республикасы гербын 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Югары Советы карары белән расладылар. Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре, «Татарстан Республикасы гербы— дәүләт символы» дигән мәгълүмат сәгате уздырдылар. Чара барышында балаларга Татарстан гербының дәүләт символы икәнлеге һәм аның 1992 елда раслануы турында сөйләде. Балалар гербтагы символиканың мәгънәсе, аның тарихы белән таныштылар, Татарстан Республикасы символларын кабатладылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, "Туган җирем- Татарстан" темасына викторина үткәрелде.

Татарстанның гербын кабул итү көне уңаеннан Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә «Татарстан гербы» дигән исем астында балалар белән әңгәмә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан расланган Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы, Дәүләт символының хәзерге күренеше турында сөйләделәр. Балалар республика гербы символларының тарихын, мәгънәсен һәм тасвирламасын белделәр. Шулай ук гербтагы канатлы барс турында кызыксынып тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр.

Һәр елны 8 февраль - яшь герой-антифашистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә, чөнки дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булган. Шушы дата уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән патриотик сәгать уздырылды.

8 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Буталган Әкиятләр илендә» исемле әдәби уен үткәрелде. Катнашучылар уен формасында әкият әсәрләрен һәм аларның геройларын искә алдылар. Конкурс төрледән-төрле булды: әкият персонажларының кайсысы үз әкиятенә кермәгәнен белергә, текстта алмаштырылган сүзләрне табарга, әкият кроссвордын чишәргә, кайсы әсәрдән фразалар төшеп калганын ачыкларга тиеш иде. Чарада катнашучылар үзләренең талантлы һәм актив булуын исбатладылар.

Кыш - кошлар өчен авыр вакыт. Кошларга кешеләрнең ярдәме бик тә кирәк! Өстәвенә, кошларны ашату – кешелеклелек күрсәтергә һәм яхшырак булырга җиңел һәм күңелле ысул. Китапханәче балаларны кышлаучы кошларның төрлелеге һәм үзенчәлекләре белән таныштырды, кошларның файдасы, кешенең аларга карата елның төрле вакытында сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләде. Балалар кош ашату җайланмаларына азык салдылар һәм җимлек элделәр, аннары кошларның балалар тәкъдим иткән тәм-томны ничек кабул итүен күзәтә башладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International