Укучыларга Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы, Дәүләт символының хәзерге күренеше Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 февралендә раслануы турында сөйләделәр. Балалар флаг тукымасындагы ак, яшел һәм кызыл төсләрнең нәрсә аңлатканын, республика гербындагы символларның мәгънәсен белделәр.
2025 нче ел “Ватанны саклаучылар елы” уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан “Сугыш турында китаплар укыйбыз” дигән патриотик әдәби флеш-моб оештырылды. Әлеге акциягә Баландыш авыл китапханәсе фронтовик язучы Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” романыннан өзек тәкъдим итте.
6-9 февраль көннәрендә Мөслим районында 2009-2010 нчы елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Шәяхмәтов Шамил Альберт улы, Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы, Зәкиев Әзгам Хәмзә улы җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә, Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.
2025 нче елның 10 нче февраленда Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Иске Җөри, Шәтке, Олы Мәтәскә, Олы Мишә урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
31 январь көнне район педагогларының һөнәри осталыгын күтәрү максатында Иске Җөри урта мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучылары арасында "Беләбез, өйрәтәбез" дигән муниципаль мастер – класслар конкурсы үткәрелде. Конкурста районның 7 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты. Бәйгенең җиңүчесе - Үзәк урта мәктәбе укытучысы Фәхретдинова Альбина Хәйдәр кызы.
Пушкинны рус шигъриятенең кояшы дип хаклы рәвештә атыйлар. Аның үлемсез иҗаты бөтен дөнья буйлап тугрылыклы җанатарлар тапты.
Акциянең төп идеясе – китапның элеккеге кебек үк яхшы бүләк булып калуын искә төшерү. "Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез" дигән темага багышланган очрашу 9 февраль көнне китапханәдә узды. Көн дәвамында китапханәгә бүләк итеп китаплар тапшырылды, бүләк итүчеләр арасында эшчеләр, хезмәткәрләр, пенсионерлар бар. Алар барысы да китапханә укучылары булып тора. Китапханәче укучыларга китап бүләк итү көне турында, бу бәйрәмнең ничек барлыкка килүе һәм китапның иң яхшы бүләк булуы турында сөйләде. Китапханәгә тапшырылган китаплар китап киштәләрендә үз урыннарын алачак һәм, һичшиксез, үз укучысын табачак.
Бу бүләк Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышканнарны һәм тылда эшләгәннәрне искә төшерү символы булып тора. Медальләр һәр ветеранга өйләрендә тапшырылды, медаль тапшыру тантанасы җылы, дустанә атмосферада узды. Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Гыйльван улы Фәтхуллин медальләрне ветераннарга тапшырган вакытта һәрберсенең тормышы һәм сәламәтлеге белән кызыксынды. Ул ветераннарыбызга зур рәхмәтен белдерде, аларга нык сәламәтлек теләде. Үз чиратында ветераннар яшь буынга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр, тапшырылган медальләр һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт әйттеләр.
Әлеге чарада укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның соңгы көннәре турында күп яңа мәгълүмат алдылар. Кичә дәвамында Пушкинның "Мороз и солнце, день чудесный", "Я помню чудное мгновенье…", "У Лукоморья дуб зеленый…" кебек танылган шигырьләре укылды.
Александр Сергеевич Пушкинның иҗаты һәр яшьтә дә кызыклы. Укучылар әдәби сәгатьтә яңадан игелек, гүзәллек һәм зирәклек белән сугарылган әсәрләргә мөрәҗәгать итә алдылар, яраткан юлларын искә төшерделәр. Чара ахырында "Его перо любовью дышит" дип аталган китап күргәзмәсе белән танышу узды.
Алар китапханә эшчәнлеге һәм аның фонды белән таныштылар. Балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча «Юл кагыйдәләре мөһим! Юл кагыйдәләре кирәк!» дигән танып-белү дәресе үткәрелде. Китапханәдә кагыйдәләр, юл билгеләре һәм башка бик күп мөһим нәрсәләр турында сөйләштеләр. Ахырда бергәләп юлдагы куркынычсызлык һәм төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга дигән темага видеоролик һәм мультфильмнар карадылар.