ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2020 ел
җомга

Иске  Җөри мәдәният хезмәткәрләре  балалар өчен  спорт уеннары үткәрделәр. 15 бала катнашты.

Әлеге конкурска Айдар авылы китапханәсеннән Рашат Низамиевның Фәнзия һәм Фирүзә Фаляховалар укуында "Кызыл җәй", “Яңгырларың-яшел дастан” исемле шигырьләре видеоязмада тәкъдим ителде.

Хезмәт кешесенә хөрмәт, икмәккә сак караш, туган телне, туган җирне ярату хисе тәрбияләү уңаеннан 15 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Һәр валчыгы – алтын бәясе” исемле әңгәмә үткәрделәр. Балаларга икмәк үстерүнең авыр һәм мактаулы хезмәт булуы турында аңлатылды. Икмәк турында мәкальләр укылды. Табыннарыбыздагы икмәкнең нинди күп көч аша килеп ирешүен яшь буын белеп үсәргә тиеш.

Гөмбә сезоны башланды, шуңа өлкән төркемнәргә йөрүче балалар  тәрбияче белән берлектә бүгенге көнне «гөмбәләр» темасына багышларга булдылар. Балалар гөмбәләрнең төрләре, төзелеше белән таныштылар, аларны саклау урыннары һәм шартлары, гөмбәләрне нинди урыннарда җыярга ярамавы турында белделәр. Шулай ук балаларга тәрбиячеләр кешеләрнең сәләматлеге өчен агулы гөмбәләрнең бик куркыныч булуы турында искәрттеләр. Көн азагында балалар пластилиннан матур гөмбәләр әвәләделәр

Юллардагы автомобильләр саны арту белән бергә һәркемгә, бигрәк тә юл кагыйдәләре һәм юлларда үз-үзеңне тоту нигезләрен үзләштерә башлаган балага җиңел түгел. Безнең Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында, кече яшьтән башлап, без балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәбез, юл ситуациясендә куркынычсызлык күнекмәләре һәм әлеге бурычны хәл итүгә уңай караш тәрбияли башлыйбыз. 

16 август көнне Үзәк авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән берлектә «Терроризм – җәмгыять янавы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр

Үзәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Театр рәссамнары" дип исемләнгән иҗади кичә үткәрделәр.

Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53% ын тәшкил итә.

Татарстанда урып-җыю эшләре «экватор»га җитте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә20 августка республикада 752,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган (суктырылган), бу барлык мәйданның 50 %ын тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International