ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2020 ел
җомга

Үзәк авылы мәдәният хезмәткәрләре физкультурниклар көне уңаеннан   ,,Физкульт сәлам" дигән исем астында спорт ярышлары оештырдылар.

Чара ,,Яшел аптека" фонында оештырылды. Балалар табышмаклар чиштеләр, кайбер үләннәрнең шифалы үзлекләре турында үзләренең белгәннәре белән бүлештеләр.

2 нче август көнне Үзәк авылы китапханәсендә балалар белән «Кояш астында елмаю» дигән исем астында асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде.

Бу чарада көзге муллыктан әзерләргә мөмкин булган ризыклар турында фикер алыштык..Аларның һәркайсы көзге муллыктан нинди ризыклар әзерләүләре турында сөйләделәр.

Балаларда шәфкатьлелек,миһербанлылык,өлкәннәрне хөрмәт итә белү кебек күркәм сыйфатлар,яхшы гадәтләр тәрбияләү максатыннан,Балыклы авылы мәдәният йортында «Әдәп төбе матур гадәт» дип исемләнгән викторина узды.Балалар онлайн формада сорауларга җавап биреп,шушы темага фикер алыштылар.

12 август көнне “Иң матур болын чәчәкләре бәйләме” акциясе кысаларында берләшмәгә йөрүче балалар белән Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре болын чәчәкләре җыярга чыктылар. Балалар табигатьтә булган бар төсләрне үзләренә җыйган чәчәкләрне сөенә-сөенә җыйдылар.

Китап укучыларга  китаплар тәкъдим иттеләр һәм яңа китапларга күзәтү үткәрделәр. Һәр кеше үзенә ошаган китапны  өйләренә укырга алды.  Халыкка стационардан тыш хезмәт күрсәтү мөһим социаль роль уйный - теге яки бу сәбәпләр аркасында стационар китапханәгә йөри алмаучыларга төп китапханә хезмәтләрен алырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә, кызганычка каршы, безнең балалар әкиятләр укып түгел, ә заманча мультфильмнарда тәрбияләнә. Күпчелек ата-аналарларның бала белән бергә утырып китап укырга вакытлары юк. Шуңа күрә без исәптә торучы балаларны тәрбияләүдә нәкъ менә әкиятләргә бераз вакыт бирергә булдык.          

Уен – алар өчен тормышка өйрәнү чарасы. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш- көнкуреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда уз көчеңә ышану, кумәклек, ярдәмләшу, шулай ук кешелеклелек, шәфкатлелек кебек куркәм сыйфатлар тәрбияли.11 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән  "Гөлбану" һәм "Казларым кайтыгыз" исемле татар балалар уеннары уйнадылар.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе “Ямьле җәй китап белән күңелле” дигән акция игълан итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International