ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 14 август көнендә Баландыш  авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтшина Мөслимә Галиулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мөслимә  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды.

12 август көнне Айдар авыл китапханәсендә “Нурлар” берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында "Гасырларга яшьтәштер ул - мең яшәр Татарстан!" альбомы буенча тематик әңгәмә оештырылды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган әңгәмә барышында балалар республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияты, хәзерге вакытта Татарстанның нинди үсешләргә ирешүе турында белделәр.

Теләче урта мәктәбе укучылары  җәйге каникул вакытында  туган телне өйрәнү буенча оештырылган республика лагерьләрендә ял итәләр. Бертөркем балалар “ Болгар - Туган тел “ лагерендә сәламәтлекләрен ныгыталар.Җәйге яллар күңелле үтә.

16 август көнне Иске Җөри авылында яңартылган спорт мәйданчыгында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Таллы күл» призына ир-атлар командалары арасында футбол буенча ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 урын – «Җөри» командасы, 2 урын – «Сатыш» командасы, 3 урын - «Бигәнәй»командасы.

Август, сентябрь айларында мәктәп бакчасын читләтеп үтеп булмый. Һәр сыйныфның үзенә бүлеп бирелгән чәчәклек мәйданында искиткеч матур, күз явын алырлык чәчәкләр үсә.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре 12 август көнне “Тарих битләренә 100 ел” исемле мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Районыбыздан чыккан күренекле шәхесләребез Рәүф Сабиров, Сәлах Низамов, Гомәр Байчуриннарга багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды.

12 август көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. якташ язучыбыз Рашат Низамига багышлап Теләче үзәк китапханәсе оештырган онлайн конкурска кушылып, Рашат Низаминың әтисенә багышлап язылган шигырен (Яра) һәм аның сүзләренә язылган (Карусель) җыр белән видеоролик ясап Инстаграм һәм ВК социаль челтәр битләренә урнаштырды.


14
август, 2020 ел
җомга

Сәяхәт вакытында балалар чишмәнең тарихы белән таныштылар,чишмә кырыйларын чүпләрдән чистарттылар.

Уен бик җанлы һәм күңелле үтте.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре профессиональ аниматорлар һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында ишегалды бәйрәмен оештыру кебек бүләкне оту максатыннан уенны видеога яздырды һәм ул Instagram социаль челтәрендә #УенФестКонкурс хештегы белән урнаштырылды.

Шулай итеп, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә, күзаллауларын арттырырга, тел байлыгын арттырырга, китап уку культурасын формалаштырырга тырыша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International