12 июнь - Россия көне. Шул уңайдан Урта Мишә авылы китапханәчесе “Окна России” исемле акциядә катнашты.
Ачы авыл китапханәсе «Россия, Русь - земля святая!» дип исемләнгән челтәрле акциядә катнашты. Катнашканы өчен Диплом белән бүләкләнде. Оештыручысы - Томаринск Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Томари шәһәре, Сахалин өлкәсе.
Ачы авылы китапханәчесе Тихонова Вера Михайловна «Просто фантастика» дип исемләнгән онлайн-конференциядә катнаштып Сертификатка ия булды.
Әбде авылы китапханәсе укучылары Хәтер һәм Дан елына багышланган VII әдәби фестивале кысаларында «И память бережно шлифует годы...» дигән челтәрле акция-марафонда катнаштылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр. Акциянең оештыручысы - Артемовск шәһәр округы ҮКСы 25 3 филиалы.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы 1 нче номерлы Әбде филиалы "Любимые строки поэта" дип исемләнгән челтәрле акциядә катнашты. Акциянең оештыручысы: Суворов ҮКС.
Татарстанлыларны Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплау сораулары буенча оештырылачак бөтенроссия тавыш бирүләрендә һәм 13 сентябрьдә уздырылачак бердәм тавыш бирү көнендә нинди яңалыклар көтә? Тавыш бирүдә катнашучыларның сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү өчен нинди чаралар күреләчәк? Яңа чынбарлык шартларында тавыш бирү процессларының үтә күренмәлелеге һәм участокларда күзәтүләр ничек башкарылачак? Онлайн-форумның беренче сессиясендә экспертлар әлеге һәм башка сораулар буенча фикер алышачак.
Әбде авыл китапханәсе «Каяльские чтения. Слово о полку Игореве» дип исемләнгән челтәрле акциядә катнашты. Акциянең оештыручысы - Белокалитвин районы ҖҮРКнең Богураев китапханәсе.
Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, 2020 елның 18 июнендә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә һәм 12 территориаль бүлектә эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" көне узачак.
Хөрмәтле райондашлар! Илебез 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтә. Россия көне бәйсезлек, Ватаныбызның киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерүче бәйрәм. Безне, кайда гына яшәсәк, нинди телдә сөйләшсәк тә, Россия Федерациясенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Дәүләтнең куәте һәм даны һәр кешенең уңышыннан һәм хезмәтеннән барлыкка килә
Хәрәкәттә актив катнашучылар – җәмәгать эшлеклеләре, коммерциячел булмаган оешмалар, эшкуарлар, артистлар, спортчылар һәм волонтерлар. Активистлар ялгыз калган өлкән кешеләргә продуктлар һәм дарулар алып кайтып бирәләр, күп балалы гаиләләргә, читтән килеп укучы студентларга, үзмәшгульләргә, хастаханәләрдә медикларга булышалар, юридик ярдәм күрсәтәләр.
☎️ Хәрәкәтнең кайнар линиясе буенча 5 меңгә якын консультация күрсәтелде. Юридик ярдәмне Татарстанда яшәүчеләр һәм эшкуарлар алды.