Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре укучылар белән дистанцион форматта юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәләр. 7 сыйныф җитәкчесе Арсланова И.М. “Мәктәпкә -куркынычсыз юлдан “ дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.
Тикшерүне Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР ТР буенча УНД һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе, эчке хезмәт подполковнигы Хәкимуллин Л. М. үткәрде. Ул балалар бакчасы территориясе, кабинетлар һәм төркем бүлмәләре янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләренә туры килүен, үтәлешен тикшерде. Балалар белән әңгәмә һәм бакча хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрде.
Айдар авыл китапханәсе 15 май - Халыкара гаилә көненә багышланган "Гаилә белән уку" дигән челтәрле акциягә кушылды һәм Диплом белән бүләкләнде. Акция гаилә белән уку мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә, балалар белән уку традицияләрен үстерүгә, шулай ук гаиләне ныгытуга һәм тәрбиядә әдәбиятның әһәмиятен күтәрүгә юнәлтелгән. Акциянең девизы - «Балаларга укыгыз, балалар белән бергә укыгыз, балалар сезгә укысын!». Акциянең оештыручысы - Кострома өлкәсе Вохом муниципаль районының балалар китапханәсе.
Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Республикада узучы “Экояз” акция кысаларында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Балалар җир шарын ясый”диеп аталган фотоакция булып узды. Әлеге акция урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибарны арттыру,табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баету, уйларга өйрәтү максатыннан уздырылды.
Айдар авыл китапханәсе Аксубай районы үзәк китапханәсе үткәргән “Халыклар дуслыгы җырчысы” исемле Халыкара челтәрле акциягә кушылып Сертификат ия булды.
Николай Иванович Полорусов (Шелеби) - чуаш шагыйре, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Чуваш республикасының халык шагыйре.
Татарстан Республикасы Теләче районының Айдар авыл китапханәсе Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган "В читатели с пеленок" акциясендә катнашты. Акциянең максаты - үсеп килүче буында китап һәм укуны популярлаштыру, гаилә белән уку традицияләрен яңарту. Акциядә катнашучылар - китапханәнең яшь укучылары Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Акциянең оештыручысы - Симферополь шәһәренең А.И. Куприн исемендәге 10 нчы номерлы китапханәсе.
Шармыш авыл китапханәсе Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган «Китапханәчеләрнең китап киштәсе» акциясендә катнаша. Акциянең оештыручысы - Соликам шәһәр округының «ҮКС» МБУКнең үзәк балалар китапханәсе.
«Ярдәм янәшә» республика проектын тормышка ашыру кысаларында республика буйлап азык-төлек тартмалары таратыла.
20 май көнне Теләче районына да зур машина белән азык-төлек кайтты. Барлыгы район үзәгенә һәм авылларына 227 пакет-күчтәнәч таратылды.