1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Совнаркомының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы» Декреты имзалана. Бу тарихи вакыйга халкыбызның дәүләтчелек тарихында, гомумән татар халкы язмышында зур әһәмияткә ия. ТАССР оешу алга таба бу төбәктә гомер кичерүче барлык халыклар өчен икътисади һәм мәдәни үсеш өчен зур этәргеч, ныклы нигез булды. Татар әдәбиятының, музыкасының, театрының, сынлы сәнгатенең чәчәк атуы милли үзаңны, туган телне, мәдәниятне саклап калырга, дөнья цивилизациясе казанышларын үзләштерергә мөмкинлек бирә. Бөек Ватан сугышы елларында ТАССРда илнең иң мөһим тыл-сәнәгать базасы, оборона предприятиеләре формалаша, авиация сәнәгате үсеш ала. Алар илебез оборонасын ныгытуга зур өлеш кертәләр.
24 майда бөтен дөнья буйлап Бөтендөнья миграцияләүче балыклар көненә багышланган чаралар уза. Бәйрәм Яңа Зеландиядән кояш чыкканда башланып, Төньяк Америкада- кояш батканда тәмамлана. Безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре дә балаларны төрле балык төрләре белән таныштырдылар, нинди яшәү рәвеше алып барулары һәм нәрсә белән тукланулары турында сөйләделәр. Соңыннан балалар үзләре теләгән балыкларны рәсемгә төшерделәр, әвәләп карадылар.
Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдавесович укучыларны, укытучыларны һәм әти -әниләрне уку елы тәмамлану белән котлады. Быелгы катлаулы уку елын уңышлы тәмамлаган очен укучыларга, укытучыларга һәм әти- әниләргә тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Әти – әниләргә балаларны укытуда күрсәткән ярдәмнәре өчен аеруча зур рәхмәтләрен белдерде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләре теләгән уку йортларына керүдә уңышлар теләде.
Әбде авыл китапханәсе «Җиңү Чәчәкләре " төбәкара патриотик акциядә катнашты һәм Сертификат белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы - «Максатиха үзәк китапханәсе» МКУК.
Акциянең оештыручысы «Аксубай үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе.
22 нче май көнне Теләче урта мәктәбендә дүртенче сыйныф укучылары өчен "Саубул, башлангыч мәктәп " дигән дистанцион форматта бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти -әниләре, сыйныф җитәкчеләре катнашты. Укучыларга уңышлар телибез. Җәйге каникулларда яхшы ял итеп, исән – сау яңа уку елына мәктәпкә килүләрен көтеп калабыз !
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, көнлек тулаем савым 4003,9 тоннага җитә, бу узган ел белән чагыштырганда 223,9 тоннага күбрәк һәм 105,9% тәшкил итә. Бер сыердан көнгә 17,6 кг сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,5 кг күбрәк. Көнгә 4536,1 тонна сөт сатылган, бу 275,8 тоннага күбрәк һәм 2019 елга карата 106% тәшкил итә.
Апрельдә РФ Президенты В.Путин боерыгы нигезендә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар белән үзенчәлекле эш шартлары өчен сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр билгеләнде.
Бүген Татарстанда инде 6000нән артык табибка COVID-19 йоктырган гражданнарга ярдәм итүләре өчен федераль түләүләр ирештерелде.
Ислам дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаете җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, яңа рухи тәҗрибә тупларга, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Рамазан ае мөселманнар өчен сынау һәм шатлык ае булды. Әлеге изге айда һәр мөэмин-мөселман тыелганнардан тыела, ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була.
Тиздән балалар бакчаларында чыгарылыш иртәләре гөрләп үтәчәк.Тәрбиячеләрнең бу чыгарылыш иртәсен балалар өчен истә калырлык һәм кабатланмас итәсе килә. Бу бәйрәмнең уңышлы килеп чыгуы иң беренче чиратта- ул чыгарылыш иртәсенең сценариена бәйле, ә аннан соң инде бүләкләр, бизәлеш, шигырьләр һәм, әлбәттә, җыр-бию. Бүгенге көндә Теләче № 2 балалар бакчасында чыгарылыш иртәсенә актив әзерлек бара. Балалар да әлеге бәйрәмнең репетицияләренә зур кызыксыну һәм зур җаваплылык белән карыйлар.