ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2020 ел
җомга

Бүген безнең  Шәдке балалар бакчасында  чыгарылыш кичәсе узды. Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Аларга киләчәктә исәнлек- саулык, акыллы, тәртипле, уңган балалар булып мәктәптә әйбәт билгеләргә генә укуларын теләп калабыз!Сау бул балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылар өчен 25 май көнне соңгы кыңгырау яңгырады.Бәйрәм тантанасы онлайн форматта үтте. Традиция буенча, тантананы укучыларга һәм әти- әниләргә узенең җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре белән филиал җитәкчесе Әхмәтҗанова Н.Н. башлап җибәрде.

Бәйрәм алды көннәрендә чыгарылыш сыйныф укучылары  һәм  укытучылар коллективы   “Соңгы кыңгырау – 2020” челленджы оештырдылар.

28 май көнне китапханәчеләр үзләренә билгеләнгән урыннарга җирләрен йомшартып  чәчәкләр утырттылар.

«Сак булыгыз, балалар!» акциясе кысаларында барлык төркемнәрдә дә юл кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр булып узды. Шулай ук “Юл кагыйдәләре иле” диеп аталаган кичәдә балалар төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар, башваткычлар чиштеләр, юл билгеләрен кабатладылар. Ә әти-әниләр белән консультацияләр, виртуаль киңәшләр уздырылды.

27  нче май көнне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Р.М. Дәвлиева, район балалар китапханәсе мөдире Л.М. Закирова, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары  В.Г. Мифтахова «Укучының мәдәни көндәлеге»  дигән республика бәйгесенең район турына йомгак ясадылар.


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Теләче җирлекара китапханәсе 27 май көнне билгеләп үтелүче Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган «Китапханә – серле дөнья» дип исемләнгән китап  күргәзмәсе оештырды.

Теләче урта мәктәбе укучысы  Галимова Нәфисә  район күләмендә уздырылган “Балалар илебезне ясыйлар” дип исемләнгән XIV республика иҗади бәйгесендә җиңү яулады. Аны  “ Без – куркынычсыз юллар өчен” номинациясендә җиңүгә югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Фархуллина Гөлнара Җәлиловна әзерләде. Котлыйбыз!

Шәдке балалар бакчасында барлык төркемнәрдә дә юл йөрү кагыйдәләре  уен рәвешендә ныгытылды.Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  арасында “Грамотный пассажир” дип исемләнгән  КВН үткәрелде, бу өйрәнгән кагыйдәләрне балалар бер вакыттада  онытмасыннар ,юлларда  юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәләр иде.

Соңгы кыңгырау: онлайн мәктәп белән саубуллашу

Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, Олы Нырсы урта мәктәбендә 9,11-нче сыйныфлар өчен Соңгы кыңгырау онлайн узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International