Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылар өчен 25 май көнне соңгы кыңгырау яңгырады.Бәйрәм тантанасы онлайн форматта үтте. Традиция буенча, тантананы укучыларга һәм әти- әниләргә узенең җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре белән филиал җитәкчесе Әхмәтҗанова Н.Н. башлап җибәрде.
Тугызынчылар сыйныф җитәкчеләре Галимҗанова Г.Ә. белән берлектә бәйрәмне видеомөрәҗәгать формасында үткәрделәр. Укучылар үзләренең фотографияләре белән альбом, яраткан укытучыларына багышлап, күңелләргә үтеп керерлек видеоролик әзерләгәннәр иде.
Һәрбер укытучы, үз чиратында укучыларга котлау сүзләре җиткерде.
Әти- әниләр балаларга белем һәм тәрбия бирүдә күп көч куйган укытучыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Бәйрәм бик күңелле һәм дулкынландыргыч үтте.Ул һәркемнең күңелендә озак сакланыр.
Ак юллар Сезгә!