Яз, аның сынамышлары, күчмә кошлар турында белемнәрен ныгыттылар. «Яз. Күчмә кошлар» темасы буенча сүзлек байлыгын киңәйттеләр.
17-19 март көннәрендә “Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион – яшьләр фестивален уздыру вакытында ФОРПОСТ отряды әгъзалары Теләче муниципаль районы мәдәният йортында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин иттеләр.
24 март көнне Теләче балалар китапханәсендә татар язучысы Фирүзә Җамалетдинованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан «Шушы дөнья буйлап, кеше итеп, назың йөртә мине, Җир - ана» дип исемләнгән күргәзмә – викторина төзелде. Күргәзмәнең максаты: балаларда татар шагыйрьләре һәм язучыларының иҗатына кызыксыну уяту иде.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, төбәктә яшәүчеләрнең тарихи хәтерен саклау һәм берләштерү максатыннан, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты “Җиңү Открыткалары” проектын тормышка ашыра башлый.
Балаларның чыгышлары эмоциональ, тойгылы хисләр беләр аерылып торды. Шигырьләрнең Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган булуы бигрәк тә күңелгә хуш килде. Һәр катнашкан балага истәлекле бүләк тапшырылды.
23 нче март көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә “За чистоту лесов и рек в ответственности только человек” дигән экологик дәрес үткәрелде. Дәрес кысаларында балалар белән әңгәмәләр, танып - белү дәресләре, викториналар, рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар агачлар, хайваннар турында табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр. Нәтиҗәдә без куелган максатка ирештек, балалар урман һәм су, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы әһәмияте турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.
Безнең балалар бакчасында әлеге чара даими рәвештә үткәрелә. Быелгы ел-искәрмә түгел. Малайлар һәм кызлар икенчел чималны эшкәрткәндә экологиянең яхшыруын бик яхшы белә. Балаларга тәрбиячеләр кәгазь эшләнмәләр барлык каты көнкүреш калдыкларының өчтән бер өлешен алып торуы турында сөйләделәр.Шулай ук кирәкмәгән кәгазь калдыкларын тапшырып бик күп агачларны коткарып калып булуын аңлаттылар. Безнең җәмгыятьнең компьютерлаштырылуына карамастан, күпчелек оешмалар кәгазьләрне эштә бик киң куллана, халык аз булса да, газета-журналлар укый. Макулатура җыюга балалар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, педагоглар да кушылды.Әлеге эш нәтиҗәсендә 200 килограммнан артык макулатура җыелган, бу исә 4 агачны кисүдән коткарыган булып чыга!
Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Субаш авыл китапханәчесе Петрова Лидия Илья кызы, авторның “Ышанасы килми” шигырен укып дипломга лаек булды.
24 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә директор каршында киңәшмә үтте. Киңәшмә барышында мәктәп директоры видео конференция мәгълүматлары, белем бирү платформалары, технологияләре, методик рекомендацияләр белән таныштырды. Шулай ук педагоглар дистанцион укытуларга әзерлек эшләре турында да киңәшләштеләр. Сыйныф җитәкчеләре укучылар, ата-аналар белән эш алып бару, аралашу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Олы яшьтәге апа – абыйларны информация технологияләре белән таныштыруга, компьютерда өйрәтүгә хәзер зур игътибар бирелә. Теләче урта мәктәбе базасында олы яшьтәге кешеләрне компьютерда эшләү, интернетта аралашу серләренә Регионара хезмәтне саклау ассоциациясе хезмәткәре А.О. Калеев өйрәтә. Олы яшьтәгеләр интернет серләренә бик теләп өйрәнәләр.