23нче март көнне Теләче 2нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә бик теләп әзерләнделәр. Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының табышмакларын искә төшерделәр. Бәйрәмгә ямь өстәп Нәүрүз һәм Кыш бабай килде, алар балалар белән төрле ярышларда катнаштылар һәм биремнәр үтәделәр.
21 март көнне Шәтке авыл китапханәсендә, Бөтендөнья шигьрият көне уңаеннан, "Шигъри тәлгәшләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм күзәтү ясалды. Китап күргәзмәсендә китап укучылар Шәүкәт Галиев, Муса Җәлил, Әхсән Баян, Флера Гыйззәтуллина, Габбас Әхмәтҗанов, Илдус Гыйләҗев, Роберт Миннуллин, Гәрәй Рәхим, Разил Вәлиев, Рашат Низами һәм башка шагыйрьләрнең китаплары белән таныша ала.
Шул уңайдан, әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 21 март көнне Казаклар авыл китапханәсендә "Ач, шигърият серләреңне" дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Бу күргәзмәдә шагыйрьләрнең төрле елларда басылып чыккан шигъри әсәрләре урын алды. Китап укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Алар үзләренә ошаган китапларны өйләренә яздырып алдылар.
Айдар авыл китапханәсендә, 21 нче мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья шигърият көненә багышлап, «Сугыш турында шигырь укыйбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Алан авылы китапханәсе Сургут шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге үзәк шәһәр китапханәсе тарафыннан, Бөек ватан сугышы чоры әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан оештырылган «Читать.Помнить.Чтить.» дип исемләнгән виртуаль викторинада катнашып, сертификатка ия булды.
Шул уңайдан, 19 март көнне Шәтке авылында китапханәче мәдәният йорты директоры белән берлектә Ватаныбыз, халкыбыз тарихына, мәдәниятенә багышланган “ТАССР тарихында – авылым чагылышы” дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Әлеге кичәдә 1952 - 1959 елларда ТАССР Югары Советы рәисе булып эшләгән Шәтке авылында туып үскән Низамов Сәлах Низам улы турында сөйләнде. Шулай ук ТАССР чорында эшләгән авылдашлар турында күп чыгышлар булды. Кичә җырлар, биюләр белән үрелеп барды. ТАССР һәм авыл тарихлары турында презентация күрсәтелде. Шигырьләр, истәлекләр укылды.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә, Күкчә авыл клубы белән берлектә, “Үткәннәрне искә алып...” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә шушы елларда алдынгы булып эшләгән терлекчеләр, сыер савучылар турындагы мәглүмат куелды. Шулай ук күргәзмәдә шул чорга кагылган экспонатлар да урын алды.
Аның нәкъ 21 март – көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән чорда уздырылуы очраклы түгел. Бу көн табигать һәм кеше рухының үзгәрү көне буларак та билгеле. Әлеге көн уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Шигырь күңелнең көзгесе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды
Бер генә гаиләне дә куркыныч сугыш читләтеп үтмәде. Һәр гаиләдә тынычлык өчен гомерләрен кызганмаган, фронтта батырларча көрәшкән, тылда гомерләрен саклап калган кешеләр турында хәтерлиләр. Ата-бабаларыбызның батырлыкларын киләчәк буыннар хәтерләсен һәм олыласын өчен безнең көчебездән килгәннең барысын да эшли алабыз.
21 март көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә иҗади берләшмәгә йөрүче укучылыр белән “Кошлар – безнең дусларыбыз” – дип исемләнгән конкурс булып узды. Әлеге конкурста укучылар кошлар турында табышмаклар, кошлар язмышы турында хикәяләр, аларга карата мәкальләр әйттеләр, рәсемнәр ясадылар.