Китап күргәзмәсе оештырылды.

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Айдар авыл китапханәсендә, 21 нче мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья шигърият көненә багышлап, «Сугыш турында шигырь укыйбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Шигъри сүз элек - электән илаһи мәгънәгә ия булган. Шагыйрьләрне сугыш каһар­маннарына, халык азатлыгы өчен көрә­шүчеләргә тиңләгәннәр. Шигъри сүз авыздан – авызга, колактан – колакка таралып, гыйлем, әхлак тараткан.

Күргәзмәдә татар шагыйрьләренең шигъри җыентыкларында урын алган сугыш чоры поэзиясен яктырткан шигырьләре китап укучыларга тәкъдим ителеп, сәнгатьле итеп укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International