ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Беренче тапкыр 2006 елның 21 мартында "Даун-синдром" Европа һәм Бөтендөнья ассоциацияләре инициативасы белән Халыкара Даун синдромлы кешеләр көнен билгеләп үтте. Олы Нырсы авылы китапханәчесе Даун синдромылы Ләйсән Багманова өендә булды. Очрашу барышында Ләйсәнне балалар өчен кызыклы китаплар белән таныштырды.

Укучылар Цветаева, Пастернак, Рубцовның шигырьләрен укып, янәдән үзләре өчен шагыйрьләрнең якты, бай эчке дөньясын ачып җибәрделәр.

22 март көнне Кече Мирәтәк авыл клубында , яшьләре арасында «Без сәламәт тормыш яклы»  дигән исем астында  шахмат, шашка һәм теннис  ярышлары буенча турнир уздырылган.

Бу бәйрәмне ел саен 21 нче мартта билгеләп үтәләр. Шигърият – кешелекнең иң уңышлы казанышы. Бар кеше дә шагыйрь булып китә алмый, ләкин һәрбер кешенең үз гомерендә шигырь язып караганы бар. “Бөтендөнья шигърият көне”  беренче тапкыр 2000 нче елның 21 нче мартында Парижда ЮНЕСКО ның штаб -квартирасында билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигърият – йөрәкнең җанлы бәйләнеше” исемле күргәзмә куелды.

Сәламәт булырга теләмәгән кешене күз алдына да китерүе кыен. Чөнки сәламәтлек-иҗтимагый үсешнең мөһим күрсәткече. Без кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту,төрле авыруларны профилактикалау проблемасын бик актуаль дип саныйбыз, шуңа күрә даими рәвештә әңгәмәләр, газета-журналларга һәм әдәбиятка күзәтү үткәрәбез. Алан авыл китапханәсендә, авыл мәдәният йорты белән берлектә, медицина хезмәткәре Хәсәнова Н. катнашында «Сәламәт буласың килсә...» дигән темага чара узды. Чара барышында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды,әңгәмә үткәрелде.Катнашучылар өчен буклетлар әзерләнде

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, 19 март көнне  Шәтке  авылында Ватаныбыз, халкыбыз тарихына, мәдәниятенә багышланган “ТАССР тарихында – авылым чагылышы” дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Әлеге кичәдә 1952-1959 елларда  ТАССР Югары Советы рәисе булып эшләгән Шәтке авылында туып үскән Низамов Сәлах Низам улы турында сөйләнде. Шулай ук ТАССР чорында эшләгән авылдашлар турында  күп чыгышлар булды.  Кичә җырлар, биюләр белән үрелеп барды. ТАССР һәм авыл тарихлары турында презентация күрсәтелде. Шигырьләр, истәлекләр укылды.

Татарстан Республикасы Яшьләр китапханәсе 2020 елның 3 февраленнән 3 июленә кадәр Халык язучысы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, күпкырлы талантка ия шәхес-Туфан Абдулла улының (1935-2012) тууына 85 ел тулуга багышланган «Үзебез сайлаган язмыш» дип исемләнгән Төбәкара акция уздыра.
Акция Туфан Миңнуллинның тарихи истәлеген саклау, әдәби-мәдәни мирасын популярлаштыру, шулай ук катнашучыларның тәкъдим ителгән эшләреннән видеофильм ясау максатыннан үткәрелә. Әлеге акциядә Айдар авылы мәдәният йорты директоры  Резеда Фаляхова катнашып, «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасыннан видеоролик җибәрде.

Гаилә кеше тормышында ин мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар.. Гаиләле кеше – бәхетле кеше. Балалар да моны белеп, тоеп үсәргә тиеш. Гаилә белеменең максаты  балаларны киләчәк гаилә тормышы өчен хәзерләү, гаилә кыйммәтләрен аңлатырга тырышу, өлкәннәрне, бертуганнарны, туганнарны хөрмәтләргә өйрәтү, гаилә традицияләренә тугрылык кебек төшенчәләрне бала аңына сеңдерү. Без моны Шәдке балалар бакчасында  эшчәнлек, экскурсия, әңгәмәләр, матур әдәбият уку , табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр ,җырлы-биюле уеннар ,дидактик һәм сюжетлы рольле уеннар ярдәмендә тормышка ашырырга тырышабыз. 


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 20 март көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Абдуллин Зәкәрия Абдулла улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Зәкәрия абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да Зәкәрия абыйга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырдылар.

Теләче урта мәктәбе укучылары  Хәмидуллина Әдилә ,  Хәмидуллина Камилә  “ Созвездие – Йолдызлык” республика яшьләр эстрада фестивалендә катнаштылар һәм конферанс номинациясендә  “ Иҗади эзләну өчен” дипломы белән бүләкләнделәр. Алексеева Регина  « Вокал – соло» .  номинациясендә II урын алды һәм дипломга ия булды. Укучыларны  зур уңышлары белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International