ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

15 март көнне Үзәк авылы китапханәчесе Хаҗипов Ф.А.  «Салават күпере» китапханә берләшмәсенә йөрүче балалар өчен «Яраткан әнием өчен кечкенә могҗиза» дигән мастер - класс үткәрде. Билгеле булганча, иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясалган бүләк. Китапханәче башта  Алексей Ярушниковның «Әни йөрәге» хикәясен укыды. Аннан соң балалар Елена Благинина, Яков Аким, Валентин Берестовның әнисе турында шигырьләрен сөйләделәр. Балалар зур кызыксыну һәм сөенеч белән әниләренә бүләк итеп ваза - сюрприз әзерли башладылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Олы Нырсы авылы китапханәчесе сугыш ветераны Писарев А.И. янында очрашуда булып кайтты. Очрашу вакытында ул үзенең медалләре турында  сөйләде.


20
март, 2020 ел
җомга

Сәламәт булырга теләмәгән кешене күз алдына да китерүе кыен. Чөнки сәламәтлек-иҗтимагый үсешнең мөһим күрсәткече. Без кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту, төрле авыруларны профилактикалау проблемасын бик актуаль дип саныйбыз, шуңа күрә даими рәвештә әңгәмәләр, газета-журналларга һәм әдәбиятка күзәтү үткәрәбез. Алан авыл китапханәсендә, авыл мәдәният йорты белән берлектә,  медицина хезмәткәре Хәсәнова Н. катнашында «Сәламәт буласың килсә...» дигән темага чара узды. Чара барышында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар өчен буклетлар әзерләнде.

Алан авылы китапханәсе «Василий Теркин” поэмасының язылуына 75 ел тулу уңаеннан һәм А.Т.Твардовскийның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Верный фронтовой друг Василий Теркин” дип исемләнгән акциягә катнашып, дипломга лаек булды.

Китап укучыларга  китаплар тәкъдим иттеләр һәм яңа китапларга күзәтү үткәрделәр. Һәр кеше үзенә ошаган китапны  өйләренә укырга алды.  Халыкка стационардан тыш хезмәт күрсәтү мөһим социаль роль уйный - теге яки бу сәбәпләр аркасында стационар китапханәгә йөри алмаучыларга төп китапханә хезмәтләрен алырга мөмкинлек бирә.

Алан авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган “Әдәби полк”  акциясендә катнашып дипломга лаек булды. Акцияне оештыручы - Н.И.Рыжкованың Белгород өлкәсенең “Прохрово кыры”нда ачык фәнни - тарихи китапханәсе. Акциянең максаты - сугыш турында китаплар укуга халыкны җәлеп итү, Ватан өчен хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

20 март көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Если вы не читали, тогда мы идем к вам» дип исемләнгән яңа китаплар күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә балаларга үзләренең күңел байлыкларын арттыру өчен төрле эчтәлектәге китаплар тәкъдим ителде. Мондый күргәзмәләр өлкәннәргә дә, балаларга да яңалыклар белән генә танышырга түгел, ә вакытларын янга калдырырга да ярдәм итә.

Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Субаш авыл китапханәчесе Петрова Лидия Илья кызы,  авторның “Ышанасы килми” шигырен укып дипломга лаек булды.

Шул шәхесләрне укучыларга таныту китапханәченең төп бурычы. Шул максатан һәм  ТАССРның 100 еллыгына уңаеннан 19 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә күргәзмә - экспозиция  эшләнде. Күргәзмә “И туган җир! Синдә генә  дөньямның  көйле гаме”дип  исемләнде.  Бу күргәзмәгә якташ язучыларның   фотографияләре, аудио- язулары, китаплары һәм альбомнары куелды.

Күкчә авыл китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан оештырылган «Китап укучы китапханәче» бәйгесенә кушылды, ул Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Конкурсның бурычлары: китапханәгә яңа китап укучыларны җәлеп итү, балаларны һәм өлкәннәрне туган як турында китап укуга тарту. Мин укучыларга Ф. Галеевның "Солдат язмышлары" китабын тәкъдим итәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International