Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара кошлар көне якынлашу уңаеннан табигатебезнең бизәкләре булган кошлар турында "Канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән кичә — сәяхәт үткәрелде. Китапханәче балаларга кошларның табигатьтәге әһәмияте, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кошлар турында сөйләде. Шулай ук балалар викторина сорауларына җавап биреп, кошлар турында китапларны укып канатлы дусларыбыз турында белемнәрен тирәнәйттеләр. "Табигатькә сәяхәт" сериясеннән чыккан китаплар буенча “Кошлар – безнең дусларыбыз" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды һәм рәсем бәйгесе үткәрелде.
Нәниләр белән “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән патриотик тәрбия сәгате уздырылды. Тәрбия сәгатенең максаты булып үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, балаларда үз авылыбызның каһарманнары белән горурлану, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән кызыксыну, аларны өйрәнү теләге тора.
Субаш авыл китапханәсе Пермь крае Кунгура шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган, Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап» дигән регионара челтәрле флэшбук акциясендә катнашты һәм сертификатка ия булды. Тарихыбызның данлы, героик сәхифәләрен мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен иде.
17-19 нчы март көннәрендә Теләче муниципаль районында “Созвездие – Йолдызлык – 2020” дип исемләнгән телевизион яшьләр эстрада фестиваленең зона туры үтте. Бу фестивальдә Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Нигматзянов Данияр, 10 нчы сыйныф укучысы Нигматзянов Данис, Ямбулат башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Насырова Камилә “Вокал – соло” номинациясендә бик матур чыгыш ясадылар.Нигматзянов Данияр 1 нче урын яулады. Котлыйбыз! Киләчәктә бу укучыларның яңа җиңүләргә ирешүләрен теләп калабыз!
17 март көнне Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Республикабыз тарихы» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. «Почемучки» клубына йөрүче балалар Татарстанның тарихи тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Шармыш авылы китапханәчесе балаларга Татарстанның Дәүләт символикасы - флаг, герб, гимн турында сөйләде. Казанның тарихи урыннары белән таныштырды. Авыл клубы мөдире, исемнәре Шармыш авылы елъязмасына язылган, фидакарь хезмәтләре белән матди һәм рухи кыйммәтләр тудырган, үрнәк алырга тиешле кешеләр - Капитонов Н.М., Христофоров Н.Г. турында әңгәмә үткәрде. Әлеге очрашуга «Шармыш авылының танылган кешеләре» альбомы, «Татарстанның мәдәни мирасы»күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Терроризм- бөтен дөньяда иң куркыныч җинаятьләрнең берсе дип таныла. Әлеге уңайдан, 17 март көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшьләр өчен «Террорчылык – кешелек дошманы» исеме астында тематик сәгать уздырылды. Терроризмның төрләре, аннан ничек качарга һәм башка темалар яктыртылды. Шулай ук «Без терроризмга каршы» дип аталган кургәзмә дә урын алды.
15 нче март көнне Әбде һәм Ачы авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре Саба районы Олы Кибәче авыл клубы белән берлектә Иске Җөри мәдәният йортында "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән уртак концертта катнаштылар.
Концерт программасында төрле җырлар, биюләр башкарылды, шигырьләр сөйләделәр, сценкалар уйнадылар.
Ял кичәсе бер сулышта узды. Тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмделәр.
Чараны оештыручылар - Белгород өлкәсенең «Прохоровский кыры»нда Н.И. Рыжков исемендәге ачык фәнни - тарихи китапханә. Акциянең максаты - сугыш турында китап укуга игътибар җәлеп итү, Ватан өчен хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү. Акциядә катнашучы әдәби геройны Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрдән һәм цитатадан, шулай ук постка туры килгән иллюстратив материалдан мөстәкыйль билгеләргә тиеш иде.
В связи с необходимостью принятия мер по нераспространению новой коронавирусной инфекции (2019-nCoV), с учетом решения санитарно-противоэпидемической комиссии Кабинета Министров Республики Татарстан от 13.03.2020г. № 19, с 20.03.2020 г. временно ограничивается личный прием граждан, пришедшим на личный прием.
17 - 19 нчы март көннәрендә Теләче район мәдәният йортында XX нче Республика күләм «Созвездие – Йолдызлык» дип исемләнгән яшьләр телевизион фестиваленең зона туры булып узды. Анда Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» бию коллективлары (җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы), “Асылташлар” бию төркеме ( җитәкчеләре Касимова Ләйлә Ильмаз кызы), конферанслар Мараков Ислам һәм Хамзина Ранелия (җитәкчеләре Назмутдинова Илхамия Камил кызы )катнаштылар.