19 март көнне мәгариф бүлеге базасында югары һәм беренче квалификация категорияләренә дәгъва кылучыларның документларын карау буенча эксперт комиссиясенең йомгаклау утырышы булып узды. Комиссия 8 педагог кандидатурасын карады: 1 - югары квалификация категориясенә һәм 7 кеше беренче квалификация категориясенә. Аттестация комиссиясенең эксперт комиссиясе тәкъдимнәре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелде.
17 март көнне Үзәк урта мәктәбе базасында тәрбия бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча республика конкурсларының зона этабы булып узды.
13 март көнне «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Нәҗип кызы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлегенең ЮХИДИ бүлеге инспекторы Кәримуллин Илнур Хәлим улы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында "Яшел ут" район смотр-конкурсында һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары арасында иң яхшы яктылык кайтаручы элемент «Засветись» район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү
13 нче март көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында балалар бакчалары мөдирләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы эшен оештыру һәм методик яктан тәэмин итү (ББСБЭС)» дигән темага семинар булып үтте. Семинарда район балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләре катнашты.
Семинарда Теләче муниципаль районыннан Үзәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Николаева Альбина Мәгъсүм кызы һәм Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Ләйлә Мидхәт кызы катнашты.
Янгын hәм электр куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләре, сулыкларда куркынычсызлык, террор буенча hәм башка инструкцияләр, законнар кулланылды
Яшь буында халык язучысы Фатих Хөсни иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну, укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү максатыннан, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең һәм "Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге" нең эш планы нигезендә 13 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында укучыларның "Фатих Хөсни - үзе бер дөнья" дип исемләнгән иҗат эшләре муниципаль конкурсы булып узды. Конкурста районның тугыз мәктәбеннән 41 укучы катнашты. Җиңүчеләргә Олы Мәтәскә урта мәктәбенең мәгариф бүлеге белән берлектә әзерләнгән грамоталары тапшырылды.
Балалар аларны зур кызыксыну белән карадылар, китапханәче сорауларына җавап бирделәр. Алар өчен китапханәче кычкырып уку үткәрде, ә балалар табышмакларга җавап бирделәр.
В связи с необходимостью принятия мер по нераспространению новой коронавирусной инфекции (2019-nCoV) Министерством труда и социальной защиты Российской Федерации подготовлены методические рекомендации по режиму труда органов государственной власти, органов местного самоуправления и организаций с участием государства.
Кар көртләре көләч язгы кояш нурларыннан юл кырыена ышыкланып калды. Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп, кара туфракка урын биргән сыман, юкка чыгалар. Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да, яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый.