13 нче март көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында балалар бакчалары мөдирләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы эшен оештыру һәм методик яктан тәэмин итү (ББСБЭС)» дигән темага семинар булып үтте. Семинарда район балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләре катнашты. Семинар барышында белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасын (ББСБЭС) үткәрү мәсьәләләре каралды. Белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасын модельләштерү алымнары, белем бирү оешмаларының белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасын камилләштерү һәм гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеген регламентлаштыручы норматив-хокукый документлар исемлеге каралды.
Теләче №2 балалар бакчасының белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасын камилләштерү һәм тормышка ашыру буенча практик эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Семинарга йомгакны мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова Анна Николаевна ясады.