17 март көнне Үзәк урта мәктәбе базасында тәрбия бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча республика конкурсларының зона этабы булып узды.
"Кешене тәрбияләү» һәм "Педагог-психолог-2020 " конкурсларының зона этабында республиканың 8 районыннан муниципаль этапларда җиңүчеләр катнашты. Зона этабы программасы кысаларында һәр конкурсант үзенең «визит карточкасын» тәкъдим итте һәм сайланган тема буенча «Мастер-класс» күрсәтте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча һөнәри осталык конкурсының республика этабында чыгыш ясаячак җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары арасында:
1 урын-Теләче муниципаль районы-Чернова Валентина Андреевна
2 урын-Кукмара муниципаль районы-Юзмиева Сурия Габидулла кызы
3 урын-Әтнә муниципаль районы-Сәхибуллина Рамилә Шамил кызы
Педагог-психологлар арасында:
1 урын-Биектау районы-Карабанова Гөлнара Хәмит кызы
2 урын-Саба районы-Гайнуллина Зөлфия Рөстәм кызы
3 урын-Балтач районы-Бәйрәмова Людмила Ильинична.