Кар көртләре көләч язгы кояш нурларыннан юл кырыена ышыкланып калды. Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп, кара туфракка урын биргән сыман, юкка чыгалар. Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да, яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый. Бу хикмәтнең сере кая яшеренгәнлеген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр агымдагы елның Нәүруз бәйрәмендә белделәр. Кышны озату, язны каршылау бәйрәмен бакчага йөрүче балалар сөенеп көтеп алды. Шуңа да алар Яз патшабикәсен каршы алырга уйлап, залга җыелышты. Рәхәтләнеп уйнап туйганнан соң, ни курсенннәр, капкадан Яз түгел, ә Убырлы карчык күренде. Ул Нәүрүзбикәне качырган булып чыкты. Балалар аның төрле-төрле биремнәрен үтәп гүзәл Нәүрүзне коткардылар, аннан Яз кызы белән бергә «Түбәтәй», «Чума үрдәк, чума каз», «Йөзек салыш “ уеннарын уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм күңелле узды, нәниләр дә дә бик сөенде.