Казаклар авыл китапханәсе 2020 нче елның 15 нче мартында «Геройның 100 еллыгы» дип исемләнгән Якупов Калимулла Якуповичның батырлыгына багышланган акциягә кушылды һәм «Советлар Союзы Герое Якупов Кәлимулла Якуп улы» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Китапханәче балаларны Якупов Кәлимулла Якуп улының биографиясе белән таныштырды. Чара барышында аның тормышына багышланган презентация күрсәтелде. Һәр катнашучы Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында да сөйләде.
Тиздэн сайтта «Конкурслар хэм викториналар» бэйлеге пэйда булачак, анда Ботенроссия халык санын алу темасына бэйле балалар рэсеме конкурсы турында мэгълумат табарга була. Ижади бэйгелэрне яратучылар теркэлэ хэм шэхси кабинетка керэ алачак. Анын ярдэмендэ уз эшлэренне жибэрергэ хэм ошаган конкурсантлар очен тавыш бирергэ момкин.
18 нче март көнне Баландыш төп мәктәбендә “Гриппка каршы профилактика” темасына ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр каршында ФАП фельдшеры Мухаметшина С.М. чыгыш ясады. Ул шәхси гигиена тәлапләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, коронавирустан саклану чаралары турында аңлатты, инструктаж үткәрелде. Шулай ук әти-әниләр сынап карау имтиханнары, 3 нче чирек нәтиҗәләре белән дә таныштылар.
17 нче мартта Теләче урта мәктәбе педагог – психологы З.З. Габдрахманова “Кеше тәрбияләү” дип исемләнгән республика конкурсының зона этабында катнашты. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!
18 нче март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Гриппка каршы профилактика ” темасына ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш барышында шәхси гигиена тәлапләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, коронавирустан саклану чаралары турында аңлатылды.
18 март көнне Шармыш авыл китапханәсе «100 - летие Героя» исемле акциягә кушылып «Герой Советского Союза – Якупов Калимулла Якупович» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. «100 - летие Героя» акциясе Россиядә Хәтер һәм Дан елына - Гомель җирендә батырлык кылган Калимулла Якупов истәлегенә багышлана. Акцияне Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе оештыра. Якупов Калимулла Якуп улының биографиясе белән танышканда, балалар безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләрнең батырлыгына сокландылар. Һәр катнашучы үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан әти - әниләре турында да сөйләде.
17 март көнне Шәдке балалар бакчасында "Грипп һәм ОРВИ, шул исәптән коронавирус инфекциясен профилактикалау" темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш башында балалар бакчасы мөдире Шәйхиева Г.М. ата-аналарны Татарстан республикасының эпидемиягә каршы комиссиясе тарафыннан 13 мартта кабул ителгән карар белән таныштырды. Аннан соң шәфкать туташы Шәмсутдинова Р.Г. кыскача гына грипп һәм ОРВИ, шул исәптән коронавирус инфекциясен йоктырмауны профилактикалау чаралары турында сөйләп үтте.
Район куләмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчалары арасында уткәрелгән «Яшел ут» бәйгесенә йомгак ясалды.Бу бәйгедә безнең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме 3 урынга лаек булды. Оештыручылар конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерделәр.
16 март көнне «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе кысаларында «ФОРПОСТ» үзәге директоры Р.Р. Сәйфетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлегенең ПДН инспекторы И. Р. Моталлапов белән берлектә, Иске Җөри, Баландыш һәм Олы Нырсы гомуми белем бирү мәктәпләрендә булдылар. 8-11 сыйныф укучылары белән тематик видеороликлар һәм слайдлар күрсәтү белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының урта төркем тәрбиячесе "Әти белән бергә"дип исемләнгән республика конкурсында катнашты. Баев И. әтисе белән сыерчык оясын ничек ясарга икиәнлеге турында сөйләделәр һәм икенче урынны яуладылар. Без аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.