18 март көнне Шармыш авыл китапханәсе «100 - летие Героя» исемле акциягә кушылып «Герой Советского Союза – Якупов Калимулла Якупович» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. «100 - летие Героя» акциясе Россиядә Хәтер һәм Дан елына - Гомель җирендә батырлык кылган Калимулла Якупов истәлегенә багышлана. Акцияне Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе оештыра. Якупов Калимулла Якуп улының биографиясе белән танышканда, балалар безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләрнең батырлыгына сокландылар. Һәр катнашучы үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан әти - әниләре турында да сөйләде.
Үсеп килүче буын белән мондый очрашулар Ватаныбызның ышанычлы кулларда булуына өмет бирә. Безнең балалар Ватан өчен тора алачак! Алар үлемгә барган бабаларының безгә гомерләрен саклап калуы белән горурлана.