Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатькә бйәләнеше һәм әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштырып үтте, аннары кошлар тормышыннан кызыклы фактлар китерде. Чыгышларны тыңлаганнан соң балалар, кошлар белән сак булырга, аларга кыш көннәрендә һәм азык табалмаган вакытларда оялар ясап куярга кирәклеген төшенделәр.
16 март көнне Теләче 2нче балалар бакчасында "Грипп һәм ОРВИ, шул исәптән коронавирус инфекциясен профилактикалау" темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш башында балалар бакчасы мөдире Хәсәншина Ф.Ф. ата-аналарны Татарстан республикасының эпидемиягә каршы комиссиясе тарафыннан 13 мартта кабул ителгән карар белән таныштырды. Аннан соң өлкән шәфкать туташы Гыйләҗиева Г.Н. кыскача гына грипп һәм ОРВИ, шул исәптән коронавирус инфекциясен йоктырмауны профилактикалау чаралары турында сөйләп үтте.
Максабаш авыл китапханәсе Василий Теркин поэмасының 75 еллыгына һәм А.Т. Твардовскийның тууына 110 ел тулуга багышланган "Василий Теркин-ышанычлы фронт дусты" дип исемләнгән китапханәара челтәрле акциягә кушылды һәм сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы - Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәренең үзәк китапханәсе.
2020 елның 17 мартында Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Республикабыз тарихы» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. «Почемучки» клубы балалары Татарстанның тарихи тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Шармыш авылы китапханәчесе балаларга Татарстанның Дәүләт символикасы - флаг, герб, гимн турында сөйләде. Казанның тарихи урыннары белән таныштырды. Клуб мөдире авылыбызның күренекле кешеләре Капитонов Н.М., Христофоров Н.Г. турында әңгәмә үткәрде. - исемнәре Шармыш авылы елъязмасына язылган, матди һәм рухи кыйммәтләр тудырган, үрнәк алырга тиешле кешеләр турында. Әлеге очрашуга «Шармыш авылының танылган кешеләре» альбомы, «Татарстанның мәдәни мирасы» күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Өч көн эчендә конференциягә дөньяның 30 иленнән 2000гә якын катнашучы килде: китапханәчеләр, ата-аналар, төп һәм өстәмә белем бирү педагоглары, психологлар, балалар һәм яшүсмерләр өчен язучы авторлар, китап уку буенча белгечләр һәм китапка битараф булмаган кешеләр.
Ачы авылы китапханәчесе онлайн конференциядә актив катнашты һәм сертификат алды.
Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә - “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Максабаш авыл китапханәчесе Лилия Мингазова авторның “Кешегә нәрсә җитми ” шигырен укып дипломга лаек булды.
17 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Гриппка каршы профилактика ” темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Бердәм сыйныф сәгате барышында шәхси гигиена тәлапләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, коронавирустан саклану чаралары турында аңлатылды. Сыйныф җитәкчеләре йогышлы авыру коронавирус турында дөрес мәгълүмат бирергә тырыштылар.
Айдар мәдәният йортында «Кулланучы һәм аның хокуклары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Кулланучыларга кулланучылар хәрәкәте тарихы, законда беркетелгән кулланучы хокуклары, товар сатып алганда күңелсезлекләрне булдырмас өчен һәркем белергә тиеш булган кагыйдәләр турында сөйләделәр. Чарага «Һәркем белергә хокуклы!» анда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылышлы файдалы мәгълүматны үз эченә алган мәгълүмати материал тәкъдим ителде. Мәгълүмат сәгате ахырында барлык катнашучыларга да «Һәркем белергә хокуклы!» дигән буклетлар тапшырылды..
Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Конкурсны мәдәният йорты директоры белән китапханәче оештырдылар. Укучыларның һәркайсы зур осталык белән үзләренең яраткан кошларын ясадылар һәм матур итеп буядылар. Ел саен үткәрелә торган бу конкуста балалар бик теләп катнашалар.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар арасында иң яхшы яктылык кайтаручы элемент «Засветись» һәм Теләче районы балалар бакчалары арасында узган“Яшел ут” муниципаль бәйгеләренә йомгак ясалды. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлегенең ЮХИДИ бүлеге инспекторы Кәримуллин И.Х. әлеге конкурста урын алучыларны бүләкләү танатанасына җыйдылар.