Эшләнгән әйберләр һәм эшләнмәләр өйне бизәү өчен дә, бүләкләр өчен дә кулланылган, ә күпләргә яхшы табыш та китергән. Заманча хатын-кызлар кул эшләренә карата кызыксыну яңартты. Талантларның күптөрлелегенә гаҗәпләнергә генә кала! Хәзер тегү, чигү, бәйләү, «алмаз»лар белән чигү кебек төрле эш төрләре сәнәгать эшләнмәләре әйберләренә охшамаган оригиналь әйберләр булдыру өчен кулланыла. Бүген кул эшләре-ул мавыктыргыч ял, ял итү һәм үз иҗат потенциалыңны тормышка ашыру ысулы.
16 март көнне Әбде мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә «Победа в сердцах поколений» дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Кичәдә сугыш темасына җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Балалар «На фронте», «Разговор брата с сестрой» спектакльләрен күрсәттеләр. Тамашачылар канәгать калды.
Чәчәкләр табигатьнең искиткеч гүзәл бизәкләре. Әлеге чара балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлап сөйләргә өйрәту ,мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү,кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү максатыннан оештырылган иде. Укучылар белән чәчәкләр турында әңгәмә үткәрелде. Алар бүлмә гөлләре, бакча чәчәкләре турында кызыклы мәгълүматлар, һәм үстеру буенча төрле киңәшләр ишеттеләр. Соңыннан һәр бала мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән, үзенә ошаган чәчәкләрне чәчеп куйдылар. Тиздән әлеге чәчәкләр үсеп , мәдәният йорты бакчасын бизәп, балкып торырлар дип ышанып калабыз.
10 март көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә тирә -якны территорияне чүп -чардан , нигез яннарын кардан чистарту өмәсе оештырдылар.
Айдар авыл китапханәсе китапханә эшчәнлеген, китаплар һәм социаль челтәрләрдә укуларны алга этәрүгә юнәлдерелгән «Книжная география» челтәрле акциясендә катнашып, сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы: Нефтьюган районы Пойково авыл җирлеге балалар китапханәсе.Челтәрле акциянең шартлары: сәнгать әсәрендә географик исемгә мөнәсәбәте булган цитатаны табып, интернет челтәрендә әлеге исемнең тасвирламасы яки географик объектны сурәтләүче фотоматериал сайларга һәм социаль челтәрдә материалны #Книжнаягеография хэштегы белән урнаштырырга.
Бу бәйгедә берсеннән –берсе матур сигез нәни кызларыбыз катнаштылар. Алар алты турда көч сынаштылар. Нәни гүзәлләребез һәрбер турда бик зур осталык белән чыгыш ясадылар. Тамашачы сокланып, яратып алкышлады нәни гүзәлләребезне. Кичә ахырында Миннәхмәт Абдуллович аларны бәйрәм белән тәбрикләп бүләкләр тапшырды. “ Авылымның нәни гүзәле” дип исемләнгән бәйге тамашачы күңелендә мәңге сакланыр.
18.03.2020 елда Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә килешүләр төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «ЖКХ " ИК " ҖЧҖ региональ операторының Теләче авылына килешү мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү өчен баруын оештыру турында Карар кабул ителде. Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендәге сораулар буенча Теләче муниципаль районы Башкарма комитетына 8-84360-2-19-43 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Район куләмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчалары арасында уткәрелгән «Яшел ут» бәйгесенә йомгак ясалды.Бу бәйгедә безнең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме 3 урынга лаек булды. Оештыручылар конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерделәр.
24 сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә " Наркотикларга – юк! " темасына ФОРПОСТ җитәкчесе Радик Рөстәм улы Сәйфетдинов һәм полициянең өлкән лейтенанты Искәндәр Рәфкать улы Муталлапов 7-9 сыйныф укучылары белән очрашты. Профилактик әңгәмә үткәрелде, видеороликлар күрсәтелде.