14 март көнне Байлар Сабасында “Татарстанның бадминтон өметләре “ ярышына сайлап алу туры үткәрелде. (Төньяк- көньбатыш лигасы). Бу ярышта безнең Баландыш төп мәктәбенең яшь бадминтончылары катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Тимербаев Кәрим ( 3 сыйныф)-1 урын, Тимербаев Раил (4 сыйныф)- 2 урын, Хәйретдинов Ибраһим ( 4 сыйныф)- 3 урын яулап кайттылар. Җитәкчеләре физкультура укытучысы Заббаров А.Ф. Аларны котлыйбыз!
5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында узган бу дәрестә ИТ-технологияләренең мөһимлелеге, компьютер белән грамотлы эш итү, интернет куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлатылды. Информатика фәне укытучысы Шакирова Ә З. укучыларга агитацион ролик күрсәтте.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «Теләче» спорт мәктәбе, Теләче урта мәктәбе укучысы Зарипов Баһир 90 кг үлчәү авырлыгында 2 урынны яулады. Баһир тренеры –Илдар Гыйниятуллин. Спортсменны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!
Теләче 2нче балалар бакчасының 2нче кечкенәләр төркеменә йөрүче Әухадиев Ә. республика күләм “Әти белән бергә!” бәйгесендә катнашып, I дәрәҗәле дипломга ия булды. Бәйгедә катнашу өчен Әмир белән әтисе курчак өчен бишек ясадылар, ә тәрбияче апасы Гайнуллина М.В. аларның эшләре сурәтләнгән фотолардан презентация ясап, бәйгегә җибәрде. Бүген бу бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды. Әмирне һәм аның әтисен бу җиңү белән котлыйбыз.
Агымдагы елнын 15 март конне «Агролак» ЖЧШ дэ трактор хэм тагылма арбаларга курсэтмэ техник карау чарасы уздырылачак. Элеге чарада катнашучы эшлекле даирэлргэ техниканы еллык карауга ничек эзерлэунен чынбарлыгы тэкъдим ителэчэк. Чонки техник карауны узунын топ максаты булып техниканы куллану вакытында кеше тормышына хэм сэлэмэтлегенэ, молкэткэ куркынычсызлыкны тээмин иту тора.
Хэзерге вакытта хужалыктагы механизаторлар коче белэн машина трактор паркында булган техниканы ремонтлап янарту эшлэре бара.
Баландыш авыл китапханәсе Нефтеюганский муниципаль районының "җирлекара китапханә" Пойково авыл җирлеге "Шатлык" балалар китапханәсе тарафыннан үткәрелгән «Книжная география» челтәрле акциясендә катнашты һәм сертификат алды.
Әнгам Атнабаев үзенең милләте белән горурланып яшәгән, татар халкының сөекле, Башкортстанның халык шагыйре. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Күкчә авыл китапханәчесе Сәләхова Илсөяр Фәрит кызы авторның “Кара икмәк” шигырен укыды.
Агымдагы елның 14 мартында Байлар Сабасында 2010 елда туган һәм аннан да яшьрәк,2008-2009 елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышларының зона этабы узды. Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагоглары Җаббаров Алмаз Фоат улы, Галимҗанов Рәмис Рафис улы һәм Нәҗметдинов Әсгать Тимершәех улы җитәкчелегендә 15 бала катнашты.
Татарстанның дәүләтчелек, милләтара татулык һәм халыклар арасындагы дуслык традицияләре бар.
Айдар авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Татарстан – минем туган ягым" дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрде. Китапханәче республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияты, данлы якташларыбыз, хәзерге вакытта Татарстанның үсеше турында сөйләде. Балалар "ТАССР тарихы битләре буйлап" дигән танып-белү викторинасында да актив катнаштылар.
Кеше хокуклары гомуми, аерылгысыз һәм үзара бер-берсенә бәйле. Нәкъ менә Кеше хокуклары безне кешеләр итә. Көндәлек тормышта хокук турында аның нинди дә булса сәбәпләр аркасында бозылган яки бәхәсле хәл килеп чыккан очракта ешрак искә алалар. Кешеләр үз хокукларын һәм бурычларын яхшырак белгән саен, аларның мөнәсәбәтләре дә шулкадәр яхшыра бара һәм алар үзләрен заманча җәмгыятьнең шактый катлаулы шартларында нык тоя. Хокукларны белү, аларга ориентлаша белү-һәркемгә дә кирәк. Хокукый культураны күтәрү-китапханәнең мәгълүмат эшендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Кешеләргә киләчәк тормышларында файдалы мәгълүмат булсын өчен китапханәче Фаляхова А.Г. "Һәркем белергә хокуклы" дип исемләнгән буклет тәкъдим итте.