ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Конкурсны мәдәният йорты директоры белән китапханәче оештырдылар.  Укучыларның һәркайсы зур осталык белән үзләренең яраткан кошларын ясадылар һәм матур итеп буядылар. Ел саен үткәрелә торган бу конкурста балалар бик теләп катнашалар.

Казаклар авыл китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан оештырылган «Читающий библиотекарь» бәйгесенә кушылды, ул Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Конкурсның бурычлары: китапханәгә яңа китап укучыларны җәлеп итү, балаларны һәм өлкәннәрне туган як турында китап укуга тарту. Конкурс 2020 елның гыйнварыннан декабренә кадәр дәвам итә. Без бүген китап укучылар белән берлектә Ибраһим Газиның “Малайлыкта кунакта” дигән китабыннан әсәрләр укыдык. Чара азагында укучылар белән укылган әсәрләргә карата фикер алыштык.

13 нче март көнне «Батыр» спорт комплексында өстәл теннисы буенча район беренчелеге үткәрелде. Район күләмендә уздырылган бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты. Мәктәбебез командасы район беренчелегендә 3 нче призлы урынны алды. Без укучыларыбыз белән горурланабыз, аларга рәхмәт белдерәбез.

4-7 март көннәрендә Пермь шәһәрендә в.п. Сухарев исемендәге спорт комплексында армрестлинг буенча 29 Россия чемпионаты узды. Ветераннар арасында Радик Карабаев (Теләче районы) 1 урынны яулады.

15  нче  марта Теләче урта мәктәбе укучылары  Шиһапов Нияз, Гатауллин Фәнзил , Дәүләтшин Ильназ,    Ибраһимова  Алисә, Ибраһимова Эльмира ,   Ибраһимова  Рәмилә  Халыкара фәнни – танып белү, иҗади - интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында  катнаштылар һәм җиңү  яуладылар. 

13  нче март  көнне  Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе Олы Мәтәскә мәдәният йортында Теләче муниципаль  районы мәктәпләре арасында,  әдәбиятыбызның йөзек кашы Фатих Хөсни иҗатына багышланган “Мәктәп театрына киң юл” проекты кысаларында,  “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья!” районкүләм иҗади бәйгесе үткәрде.Әлеге бәйгедә            “Ф.Хөснигә багышлап  укучылар язган шигырь”  номинациясендә  24  укучы көч сынашты.

13 нче март көнне Теләче урта мәктәбе укучылары  Галимханова Адилә һәм  Мирзагаянова Диләрә район күләмендә уздырылган “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья” иҗади бәйгесендә җиңү яуладылар. Аларны бәйгегә татар теле һәм әдәбият укытучылары Гарипова Ризәлә Гәптерәүфовна һәм Шәяхмәтова Гөлфия Наиловна әзерләде. Котлыйбыз!

14 мартта  Теләче урта гомумбелем мәктәбендә беренче сыйныфка керүче балалар өчен әзерлек дәресләре башланды. Балалар  башлангыч сыйныф укытучылары Э.М.Кошкина, Ф.М. Әскарова, Р.Р. Шәймәрданова һәм музыка укытучысы  С.П. Хәбирова  белән белем дөньясына сәяхәтләрен башлап җибәрделәр.  Директор урынбасары  В.Г.Мифтахова әти-әниләрне мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре, укыту программасы һәм дәреслекләр белән таныштырды.

14 март көнне Саба районында мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты (Беренчелеге) узды. Теләче районы командасы ярышларда актив катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Меньшова Елизавета 3 урынны яулады, ир - атлар арасында Имамиев Илфат шулай ук 3 урынны яулады.

Чәчәкләр табигатьнең искиткеч гузәл бизәкләре. Әлеге чара балаларның  чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлап сөйләргә өйрәтү, мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү, кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү максатыннан оештырылган иде. “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән чәчәкләр турында әңгәмә үткәрелде. Алар бүлмә гөлләре, бакча чәчәкләре турында кызыклы мәгълүматлар, һәм үстеру буенча торле киңәшләр ишеттеләр. Соңыннан һәр бала мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән, үзенә ошаган чәчәкләрне чәчеп куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International