13 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “ Урок цифры” темасына бердәм дәрес үтте. 4-10 нчы сыйныф укучылары катнашында узган бу дәрестә ИТ-технологияләренең мөһимлелеге, компьютер белән грамотлы эш итү, интернет куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлатылды. Информатика фәне укытучысы Гарипов Ф.Ф. укучыларга агитацион ролик күрсәтте.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бик күп чаралар үтеп тора. Төрек – Тәмте авылы китапханәчесе дә бу чаралардан читтә калмады. Кечкенә генә авылның тарихын китапханәнең бер бүлмәсендә музей итеп чагылдырды. Бу эш моның белән генә бетмәс — материаллар белән алга таба да тулыландырып торылыр.
Алар сугыш дигән сүзне китаплардан укып, фильмнардан карап беләләр. Төрек – Тәмте авыл китапханәчесе «Кирәкми безгә сугыш!» темасына рәсем ясау конкурсы оештырды. Конкурста катнашучы бер бала үзенең дәү әтисенә багышлап стенд ясады.
Иске Җөри авылы китапханәсе Василий Теркин поэмасының 75 еллыгына һәм А.Т. Твардовскийның тууына 110 ел тулуга багышланган "Василий Теркин - ышанычлы фронт дусты" дип исемләнгән китапханәара челтәрле акциягә кушылды һәм сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы - Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәренең үзәк китапханәсе.
Иске Җөри авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Әдәби полк» акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.Чараны оештыручылар - Белгород өлкәсенең «Прохоровский кыры»нда Н.И. Рыжков исемендәге ачык фәнни - тарихи китапханә. Акциянең максаты - сугыш турында китап укуга игътибар җәлеп итү, Ватан өчен хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Иске Җөри авылы китапханәчесе Гыйлметдинова Рузалия Шәйдулла кызы авторның “Киткән кошлар кайтыр” шигырен укып дипломга лаек булды.
13 март көнне Теләче балалар китапханәсендә рус язучысы А.Гиваргизовның 55 яшьлек юбилее уңаеннан «Мастер смешных рассказов» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Артур Александрович Гиваргизов барлык замана малайларын һәм кызларын елмаерга мәҗбүр итә. Аның китапларында хыяллар тормышка аша. Язучының әсәрләре бүгенге мәктәп чынбарлыгына бик охшаш. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар мәңгелек кыйммәтләргә - дуслык, мәхәббәт, хөрмәткә өнди.
13 март көнне Олы Мәтәскә мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фатих Хөсни иҗатына багышланган иҗади бәйге үткәрелде. Бәйгедә Баландыш төп мәктәбе укучысы Гилазова Т. Н. (Җитәкчесе Зәйнуллина Р.Х) 1 урынга, Гайнетдинова Н. (Җитәкчесе Мингазова Л.М.) икенче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз аларны!
12 март көнне Район балалар иҗат үзәге базасында район активистларының герой белән очрашуы булып узды . Баландыш төп мәктәбе укучысы Гилазова Т. Н.һәм аның остазы Мөбәрәкшина Ф. Г. очрашуда катнаштылар.
13 март көнне балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге 1-11 сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеген үткәрде. Ярышларны ачу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы З. З. Ибраһимов, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары А. А. Сабирова катнашты.